Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Милли китапханәдә «китап коллекторлары» эшли башлаячак

Китапханәгә уку билеты белән дә, билетсыз да килеп була.

Милли китапханә җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин яңартылган милли китапханәдә үзең белән китап алып китү мөмкинлеге булачак, әмма китапны вакытында тапшырмаган очракта аны махсус чаралар ярдәмендә кайтару каралган дип белдерде. Ул аларны образлы рәвештә «китап коллекторлары» дип атады. Бу хакта ул «Ялкын» журналы өчен экскурсия үткәргәндә бәян итте.

Аның сүзләренчә, китап алырга теләк белдергән һәр кешегә китапханә системасында шәхси кабинет ачыла. Китап укучыларга китаплар түләүсез файдалануга ике атнага гына бирелә. Әгәр ике атна эчендә китап кайтарылмый икән, түләүле файдалану башлана, китапханә хезмәткәрләре укучыга шалтыратып кисәтү ясый.

«Китапханәгә кергәндә игътибар итегез: ишек катында тәүлек буе эшләүче терминал бар — димәк, китапханә ябык булса да, хәтта төн уртасында да, син шул терминалда китабыңны калдырып китә аласың. Әгәр дә китап кайтаруны озакка сузасың икән, сиңа „китап коллекторлары“ шалтырата. Бу бөтен дөньяда кабул ителгән тәртип, бездә дә шулай булачак», — дип сөйләде Тәбрис Яруллин.

Экскурсиядә ул милли китапханәнең һәрбер зонасын күрсәтеп чыкты һәм бирегә уку билеты белән дә, билетсыз да килеп булганын искәртте.

Китапханәдәге махсус зоналар, музыкаль бүлек, Мoñ театраль мәйданчыгы, каһвәханә, фотолар өчен инсталляция турында тулырак «Ялкын» журналы өчен уздырылган экскурсия видеоязмасыннан карап була.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев