Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Милли китапханә рус телен өйрәнүчеләр өчен яңа басмалар тәкъдим итте

Биредә рус телен башлангыч, урта һәм камил дәрәҗәдә өйрәнүчеләргә юнәлтелгән дәреслекләр бар.

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге рус телен чит тел буларак өйрәнүчеләрне һәм шулай ук чит илләрдән килгән студентларга рус телен укытучыларны фондтагы яңа китаплар белән танышу өчен чакыра. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Карл Маркс урамындагы 36 йортта урнашкан бүлектәге яңа китаплар арасында рус телен башлангыч, урта һәм камил дәрәҗәдә өйрәнүчеләргә юнәлтелгән дәреслекләрне, сөйләм телен үстерү өчен тәгаенләнгән уку әсбабларын, грамматика китапларын, төрле һөнәрләр өчен махсус төзелгән рус теле дәреслекләрен күреп була.

Биредә шулай ук танылган рус язучыларының телне өйрәнүчеләр өчен җайлаштырылган әсәрләре дә бар. Бу китапларның күбесе фонетика күнегүләрен һәм тыңлау өчен башка төр материалларны үз эченә алган аудодисклар белән дә тәэмин ителгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев