Аксубаево
  • Рус Тат
  • Милек салымында яңалыклар

    Салым хезмәте инспекторы Денис Миронкин салым белдерүе кәгазьләрендә пәйда булган үзгәрешләр турында бәян итте.

    – Беренчедән, җир салымына кагылышлы кануннардагы үзгәрешләргә бәйле ташламалардан кулланучы гражданнар саны артты, – дип билгеләп үтте инспектор.

    Бу салым түләүчеләрнең ташламалы категорияләренә пенсионерларның да керүенә бәйле. Ташламалар бирү механизмында да үзгәрешләр булды: “6 сутый“ җиргә салым салынмый.

    Әгәр элек 10 мең сумга салым базасын киметү рәвешендә (участокның кадастр бәясеннән) тотып калынса, хәзер салым базасы салым түләүче милкендә булган җир участогының 600 квадрат метрының кадастр бәясе күләменә салым базасы кими.

    2017 елга җир салымын исәпләгәндә, салым органында салым түләүченең пенсионер булуы турында мәгълүмат бар икән, түләүләр автомат рәвештә тотып калына. Шулай итеп, әгәр участок мәйданы 6 сутыйдан ким икән – салым салынмый, әгәр 6 сутыйдан артык икән – салым ташламаны арттыручы мәйдан өчен түләнә.

    Физик затларның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнгән милкенә салым суммасы үсеше үткән ел белән чагыштырганда 10 проценттан да артык булмаган күләмдә рөхсәт ителә. 

    Быел аерым гражданнар 2017 елга милек салымын түләүгә салым белдерүе кәгазьләрен алачаклар, анда 2016 һәм 2017 елларда салым агенты тарафыннан тотып калынмаган физик затларның кеременә салым исәпләве дә өстәләчәк.

    Элек салым түләүчеләрнең андый категориясе 30 апрельгә кадәр 3-НДФЛ формасында декларация тапшырырга һәм 15 июльдән дә соңга калмыйча салым түләргә тиеш иде.

    Салым түләүчеләргә ярдәмгә Россия ФСХ соңгы елларда берничә электрон сервис булдырды. Алар арасында төп сервис – “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты“. Әлеге сервиста бөтен милек салымнары буенча мәгълүмат табып, онлайн режимда аларны түләп һәм ачыкланган хата турында хәбәр итеп була.

    Фото
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: