Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Михаил Мурашко үзизоляциягә киткән олы яшьтәге табибларның эшкә кайтуын сорады

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны арта, күп кенә төбәкләр өстәмә чикләү чаралары кертә.

РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавируска каршы прививка ясаткан, 60 яшьтән өлкәнрәк һәм үзизоляциягә киткән табибларның үз эш урыннарына кайтуын сорады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Олы яшьтәге медицина хезмәткәрләренең бер өлеше илдә эпидемия башланыр алдыннан, өлкәннәрне изоляцияләү буенча чаралар игълан ителү сәбәпле, пенсиягә киткән иде. Бүген инде вакцина бар», — дип искәртте министр Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты утырышында.

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны арта, күп кенә төбәкләр өстәмә чикләү чаралары кертә. Вакцинация коронавирустан саклануның иң ышанычлы алымы булып кала.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев