Аксубаево
  • Рус Тат
  • Михаил Мишустин Татарстан халкын Республика көне белән котлады

    РФ Премьер-министры бүгенге көндә Татарстанның зур сәнәгать үзәге генә түгел, ә мәгълүмати технологияләрне үстерү буенча лидер икәнлеген дә искәртте.

    РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан халкын Республика көне белән тәбрик итте.

    «Сезне ихлас күңелдән зур бәйрәм, Татарстан Республикасы көне белән котлыйм. Инде күп гасырлар әлеге матур һәм борынгы төбәктә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату гомер итә, мәдәниятләр, традицияләр һәм телләрнең үзенчәлеге күз карасыдай саклана», - диелә котлау телеграммасында.

    Премьер-министр билгеләп үткәнчә, Татарстанның табигате уникаль, аның территориясе буйлап Идел һәм Кама елгалары ага, биредә милли парклар һәм тыюлыклар, Тирән күлләр, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр – борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге урнашкан. Татарстан – бөек галимнәр, язучылар һәм шагыйрьләр, композиторлар һәм рәссамнарның Ватаны.

    Михаил Мишустин бүгенге көндә Татарстанның зур сәнәгать үзәге генә түгел, ә мәгълүмати технологияләрне үстерү буенча лидер икәнлеген дә искәртте. «Биредә бик күп IT-парклар урнашкан, Иннополис инновацион шәһәре төзелгән. Республикада инвестицияләрне икътисадка җәлеп итү, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен күп эшләр башкарыла, агросәнәгать һәм төзелеш комплексларында зур проектлар гамәлгә ашырыла. Иң мөһиме – туризмны үстерү буенча актив эш алып барыла», - диде ул.

    «Боларның барысы да Татарстанда яшәүче кешеләрнең таланты, энергиясе һәм тормыш сөючәнлеге нәтиҗәсендә эшләнә. Республиканың алга таба да зур уңышларга һәм казанышларга ирешүен, иминлек теләп калам. Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы көне белән!» - дип сүзен төгәлләде РФ Премьер-министры. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: