Михаил Мишустин мөселманнарны Ураза гаете бәйрәме белән котлады
Премьер-министр Михаил Мишустин Россия мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчеләренә Ураза бәйрәме уңаеннан котлау юллады.
Премьер-министр Михаил Мишустин Россия мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчеләренә Ураза гаете бәйрәме уңаеннан котлау юллады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Хөкүмәт башлыгы искәрткәнчә, Россия өммәте илнең иҗтимагый тормышында актив катнаша: мәдәни, белем бирү һәм агарту проектларын гамәлгә ашыра, хәйриячелек белән шөгыльләнә, үзенең борынгы традицияләрен саклау турында кайгырта, башка традицион конфессия вәкилләре белән конструктив диалог алып бара.
«Ул терроризмга һәм экстремизмга каршы торуга зур өлеш кертә, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итә. Без бу мөһим хезмәтне югары бәялибез», - диелә телеграммада.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев