Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Миграция өлкәсендә дәүләт хезмәтләре

Бердәм портал аша www.gosuslugi.ru сайтларда теркәлеп дәүләт хезмәтләре күрсәтү процедурасын шактый тизләтергә һәм аларны вакыт һәм сыйфатны югалтмыйча гына алырга мөмкин.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең миграция пункты хәбәр иткәнчә, дәүләт хезмәтләрен алуның төп өч ысулы бар:

1. Миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәгә шәхси мөрәҗәгать;

2. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында электрон рәвештә;

3. Күпфункцияле үзәк (КФҮ) аша.

Беренче очракта граждан миграция мәсьәләләре буенча тиешле бүлекчәгә билгеле бер хезмәт алу өчен шәхсән мөрәҗәгать итә.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша алырга мөмкин.

Электрон гаризаны теләсә кайсы вакытта, компьютер, планшет яки кесә телефоны аша бирергә мөмкин.

Бердәм портал аша www.gosuslugi.ru сайтларда теркәлеп дәүләт хезмәтләре күрсәтү процедурасын шактый тизләтергә һәм аларны вакыт һәм сыйфатны югалтмыйча гына алырга мөмкин.

Гаризаларны электрон рәвештә бирүнең өстенлекләре күренеп тора: дәүләт хезмәтләренең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын арттыру; коррупцион куркынычлылыкны киметү; административ киртәләрне бетерү; хезмәтләрне башкару процессын контрольдә тоту һәм мониторинглау; гаризалар бирү тәүлек вакытына бәйле түгел; чиратта торып вакытны әрәм итмәс өчен хезмәт күрсәтүче ведомствога кабул итүгә язылу мөмкинлеге; хезмәт күрсәтү срокларын кыскарту; гражданнарның финанс чыгымнарын киметү.

Сайт аша документлар тапшыру өчен КИРӘК:

– сайтта теркәлергә (теркәлү барышында раслау кодын бирү өчен КФҮ тарафыннан дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча ярдәмне Аксубай ш.т.б., Октябрь ур., 46 адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәк күрсәтә, тел.: (8-843-44) 2-93-05);

- РФ ЭЭМ тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне сайларга;

- кирәкле хезмәтләр бүлеген сайларга:

*Россия Федерациясе гражданины паспортын 10 елга (электрон саклагыч булганда) рәсмиләштерү һәм бирү;

*Россия Федерациясе гражданының шәхесен таныклаучы Россия Федерациясе гражданы паспортын бирү һәм алыштыру;

*яшәү урыны һәм тору урыны буенча Россия Федерациясе гражданнарын теркәү исәбенә алу һәм төшерү;

* адреслы-белешмә мәгълүмат бирү;

* ирекле дәүләт дактилоскопиясен үткәрү;

*чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны тору урыны буенча исәпкә кую (миграция исәбенә);

- кирәкле форманы тутырырга һәм миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәгә җибәрергә.

Миграция линиясе буенча дәүләт хезмәтләрен башкаручы хезмәткәрләр: Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең МП җитәкчесе полиция майоры Гөлнара Давыт кызы Сөләйманова, баш белгеч-эксперт Ольга Сергеевна Евлеева, өлкән белгеч-эксперт Оксана Викторовна Черникова.

Белешмәләр һәм консультацияләр өчен телефоннар: (884344) 2-93-08, 2-93-08.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев