Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Миграция хезмәтенә – 300 ел

Россия ЭЭМның Миграция системасы мәсьәләләре буенча бүлеге 300 еллыгын билгеләп үтте.

Бу чор эчендә хезмәт бик күп үзгәрешләр кичерде. Аксубай районы бүлекчәсенең соңгы берничә дистә елын гына карыйк, 2006 елга кадәр паспорт-виза хезмәте район эчке эшләр бүлеге составында булды, 2007 елдан алып 2016 елга кадәр Россия Федераль миграция хезмәте идарәсе составына керде һәм 2016 елдан башлап кабаттан Россия МВДның Аксубай районы буенча составында аерым бүлек булып тора.

– Безнең хезмәт гражданнарга теркәлү исәбе, РФ паспортларын һәм яңа буын чит ил паспортларын рәсмиләштерү һәм бирү, чит ил гражданнарын миграция исәбенә алу буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтә, шулай ук бик күп башка функцияләрне үти, – дип сөйли миграция хезмәте җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Нигъмәтуллин. Бүлекчә белән озак еллар Татьяна Егорова җитәкчелек итте, кызганыч, ул бүген безнең арада юк. 1999-2000 елларда бүлекчәне Венера Яфизова җитәкләде. 16 ел дәвамында Фәретдин Шәязданов аның алыштыргысыз җитәкчесе булды, 

бүгенге көндә ул ЭЭМ ветераны. 2016-2017 елларда бүлекчә, 1990 елдан алып төрле вазифаларны башкарган Ольга Евлеева кул астында эшләде, ул бүген дә монда эшләвен дәвам итә. Фәретдин Шәмсетдин улы һәм Ольга Сергеевна – чын легенда, хезмәтнең тарихы. Аларның тәҗрибәсе бәя биреп бетергесез һәм мөһим. 2017 елдан башлап бүлекчәне Гөлнара Сөләйманова җитәкли, бүгенге көндә ул декрет ялында.

Хәзерге вакытта Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең миграция пункты булып торган бүлекчәдә дүрт хезмәткәр эшли – Федераль дәүләт граждан хезмәткәрләре Ольга Евлеева, Оксана Черникова, ирекле ялланган хезмәткәр Татьяна Жукова, җитәкче вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Нигъмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X