Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мичне кыздырырга ярамый

Июнь аенда районда ике янгын очрагы булды.

Иске Тимошкино авылында ишегалды корылмалары белән – йорт, Аксубайда мунча янды.


Беренче очракта янгынга китергән сәбәп – мунча миченең артык кызуы булса, икенче очракта мичтән алынган көлне мунчада калдыру янгын китереп чыгарган, җил исеп көлне тараткан.


– Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәрвакыт үтәргә кирәк. Кагыйдә буларак, янгыннар иртәнге сәгатьләрдә, кешеләр йоклаганда килеп чыга һәм күпчелек очракта янгынны бик соң күреп алалар, – дип шәрехләде районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән сорау алучысы, эчке хезмәт майоры Рәсим Исламов.

– Кичтән мунча ягып кергәнсез, мал-туар өчен учакта ризык пешергәнсез, шашлык кыздыргансыз икән, көлдә күмер калмавына чынлап торып инанырга кирәк. Ут ягылган урынга күп итеп су сибәргә кирәк. Шулай ук мунча миченнән чистартып алынган көл белән дә шулай эшләү мәслихәт. Һич кенә дә мичне каты кыздырмаска. Вакытны һәм утынны жәлләмичә, мунчаны көн дә аз-азлап ягып җылыту яхшырак. Җилле һава торышы да бик куркыныч, ул утны дистәләрчә метрларга таратырга сәләтле.

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X