Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мич якканда сак булыгыз

    Аксубай районы территориясендә 2020 ел башыннан 26 янгын чыккан.

    Аларда кешеләрнең үлем очраклары теркәлмәгән. Янгыннарның гомуми саныннан 9ы җылыту миченең төзек булмавы аркасында килеп чыккан.

    Район халкына тагын бер кат мөрәҗәгать итеп, “Авыл таңнары” газетасы битләрендә Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге мәкаләләрендә хәбәр ителгәннәрнең барысы да аларның хәтерендә калыр һәм барлык кагыйдәләр дә үтәлер дип өметләнәсе килә. Янгыннарның сәбәпләрен, шулай ук янгын чыгуда гаеплеләрнең социаль статусын анализлап, нәтиҗәләр үзләреннән-үзләре килеп чыга. Күп очракта салкын мөнәсәбәт, игътибарсызлык – янгыннар чыгуда төп сәбәп булып тора.

     Тик янгын иминлеге кагыйдәләрен бозганчы яисә кагыйдә бозу фактларын игътибарсыз калдырганчы, беренче чиратта, хәвеф-хәтәр килеп чыкмасмы икән, дип уйланыгыз.

    Янгын чыгуда гаепле булган кешеләрнең күпчелеге – мөлкәтләре әллә ни зур булмаган затлар. Ә янгыннан соң бөтенләй бернәрсәләре дә калмый.

    Ә бит алар, янгын иминлеге кагыйдәләрен бозу гамәлләренең янгынга китерүен белә идегезме, дигән сорауга, белә идек, дип җавап бирәләр. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре язылган мәкаләләрне укыдыгызмы, дип сорасаң, газета алдырмыйбыз, дип җавап кайтаралар. Тиен акчаны янга калдырып, алар барысын да югалта.

     Без яшәгән фатирларда һәм торак йортларда тиз янып китүчән предметлар, синтетик әйберләр һәм төрле көнкүреш техникасы күп, алар торак йортларда янгын чыгу мөмкинлеген арттыра, шулай ук кечкенә генә янгын да, мәсәлән, синтетик материаллар янганда бүленеп чыккан агулы газ да, кешеләр сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч. Янгын чыгу куркынычының мөһим чыганаклары булып подваллар (аларда яна торган материаллар, складлар, иске җиһазлар һ.б. булган очракта), чормалар (аларда янып китә торган җылыту материаллары булган, чорманың агач конструкцияләре уттан сакланмаган, янып китә торган матдәләр һәм материаллар белән чүпләнгән очракта), санитар-кухня челтәрләре (төзек булмаган газ, электр, мич яки башка техник җиһазлар булганда). Мич – кулланганда янгын хәвефсезлеге та ләпләр енә аерым игътибар бирү урыны.

    Ягып җылыту сезонында мич җылытудан янгыннар саны арта, һәм мичләрне дөрес кулланмау җылытыла торган чорда янгыннарның төп сәбәпләренең берсе. Янгын килеп чыгу сәбәпләренең берсе – төтен чыга торган урынга ут кабу. Ягу сезоны башланыр алдыннан, шулай ук бөтен ягу сезоны дәвамында төтен юлларын һәм мичләрне корымнан арындырырга кирәк.

    Янып торган мичләрне караучысыз калдырырга һәм аларны кечкенә балаларга күзәтүне йөкләргә ярамый. Җылыту сезоны башланыр алдыннан мич һәм төтен чыга торган юлларның төзеклеген тикшерергә, аларны ремонтларга, чистартырга, ярыкларын сыларга, шулай ук чорма өлешендәге барлык төтен торбалары һәм стеналарын агартырга кирәк. Мичнең төтен торбасы чорма яки катлар арасындагы түшәм аша үткәндә кирпеч өемен сылап калынайту зарур. Кирпеч өеме барлык очракларда да, мич стеналарында да ярыклар калмаслык итеп калынайтып сыланган булырга тиеш.

    Мичләр бинаның янгынга каршы бүлекләре (отступка) нормалары белән билгеләнгән булырга тиеш. Һәр мич янында идәнгә 70-50 сантиметрлы металл калай, мичкә киң ягы белән кагылырга тиеш. Өй әйберләрен мич эчендә саклау, утын киптерү куркыныч. Мичтән өй кирәк-яракларына һәм җиһазларына кадәр ара – 0,7 метрдан да, ә ягулык тишелешеннән 1,25 метрдан да ким булмаска тиеш. Көчле салкыннарда көненә 2-3 тапкыр, 1,5 сәгатьтән дә ким булмаган вакыт аралыгында ягу киңәш ителә.

    Җиһазлар, пәрдәләр һәм башка янучан предметлар ягыла торган мичтән 0,5 метрдан да якынрак булырга тиеш түгел. Мич астында йомычка, пычкы чүбен саклау, шулай ук мич өстендә утын, кием-салым һәм башка материалларны киптерү тыела. Мичтән алынган көлне, күмерне, кисәүне корылмалар янында, коры үләнгә ташларга ярамый. Моның өчен махсус урын билгеләнгән булырга тиеш, анда мичтән алынган калдыклар түгелә һәм алар өстенә су сибелә.

    Биналарда һәм корылмаларда мичләрне эш беткәнчегә кадәр кимендә 2 сәгать кала ягуны туктатырга кирәк. Кич белән мич ягуны йокыга ятканчыга кадәр 2 сәгать кала туктатырга кирәк.

    Мичкә күмер, кокс, газ ягу; мичләрне кабызып җибәрү өчен бензин, керосин һәм башка җиңел ялкынсынучан һәм янучан сыеклыклар куллану; вентиляция һәм газ каналлары сыйфатында төтен юлларын куллану; утынның озынлыгы мич эче күләменнән арткан очракта аны ягу тыела.

    Бу гади кагыйдәләрне үтәп, сез үзегезне һәм күршеләрегезне куркыныч һәм мәкерле афәттән – янгыннан саклаячаксыз.

    Таһир Шәйхетдинов,

    эчке хезмәт капитаны, Россия МЧ ГУның ТР буенча

    УНД һәм ПРның Аксубай һәм Нурлат МР буенча

    ПР һәм МОНД инспекторы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: