Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре бүләкләр алды

Кичә ТР юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Аксубай җәмәгать суды хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре тапшырды.

Надежда Рагозинаның сәфәре район белән танышудан башланды. Эшлекле очрашу кысаларында ул Хәсән Туфан музеенда, беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев исемендәге паркта һәм универсаль технологияләр техникумында булды.

Юстиция министры урынбасарының районга килү максаты – җәмәгать юстициясендә истәлекле дата, быел безнең республикада җәмәгать юстициясе оешуга 20 ел тула.

– Җәмәгать судьялары аппараты 666 кешедән тора, Татарстанда гадел хөкемне 190 җәмәгать судьясы тормышка ашыра. Күптән түгел генә Казан шәһәренең Совет районында ике суд участогы ачылды.  Җәмәгать юстициясен оештыру идеясе гражданнарга якынаю иде һәм бу функцияне җәмәгать юстициясе башкара. Кемдер, җәмәгать судлары бик үк мөһим булмаган эшләрне карый, дип санарга мөмкин. Моның белән килешмим, чөнки барлык эшләрнең 70 проценты нәкъ менә җәмәгать судьялары тарафыннан карала, – дип билгеләп үтте юстиция министры урынбасары.

Надежда Владимировна, Аксубай җәмәгать суды эш күрсәткечләре буенча Татарстанда иң яхшылар арасында, дип билгеләп үтте. Һәм юстиция системасының 20 еллыгы алдыннан җәмәгать суды аппараты хезмәткәрләре Мария Пимурзинаны, Эльвира Сабированы һәм Регина  анәфинаны ведомство бүләкләре – Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Бүләкләнүчеләр җәмәгать юстициясе системасында 15 елдан артык эшләгән Татарстан җәмәгать судьялары аппаратының 90 хезмәткәре исемлегенә керде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев