Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җәмәгать суды: кичә һәм бүген

2020 елда җәмәгать судлары хезмәте оешуга 20 ел була.

Тарихка күз салыйк: бу структура патша Россиясенә барып тоташа.

Октябрь инкыйлабыннан соң, җәмәгать судлары җирле судларга алыштырылган, алар дистә еллар узгач район һәм шәһәр халык судларына – Совет Россиясе суд системасының түбән звеносы итеп рәсмиләштерелгән. СССРның күп кенә авыл районнарында район халык суды бер судьядан һәм берничә утырыштан
торган – җинаятьчелек дәрәҗәсе һәм мондый җирлектә гражданлык бәхәсләре саны бик түбән булган.

90 нчы елларда хәл тамырдан үзгәрде – җинаятьчелек артты. Судларга арткан йөкләмә аркасында, суд системасының түбән звеносы район һәм шәһәр судлары эшенең бер өлешен үз өстенә алсын өчен, яңа суд кертү ниятләнә.

Шулай итеп, 2000 елның декабрендә Аксубайда җәмәгать суды барлыкка килде. Ул кунакханә бинасында урнашты, бер елдан элеккеге кулинария бинасының икенче катына күчте. Җәмәгать суды эше, гражданнарны кабул итү шартларын яхшырту өчен бинада капиталь ремонт үткәрелде.

Суд участоклары беренче һәм икенче катларда урнашкан. Җәмәгать суды максималь җәза бирү срогы өч елга иректән мәхрүм итүдән артмаган җинаять эшләрен, суд боерыкларын бирү турындагы эшләрне, никахны таркату (ата-аналар арасында балалар хакында бәхәсләр булмаган очракларда), ир белән хатын арасында уртак тапкан мөлкәтне бүлешү турындагы дәгъваны (бәясе 50 мең сумнан артмаганда) һәм гаилә мөнәсәбәтләрендә килеп туган башка эшләрне тикшерә.

Моннан тыш, җәмәгать хөкемдарлары дәгъва бәясе 50 мең сумнан артмаган мөлкәткә бәйле бәхәсле эшләрне һәм административ хокук бозулар турындагы эшләрне дә тикшерәләр.

2000 елның декабрендә 1 нче номерлы җәмәгать судьясы вазыйфасына Фәнзилә Фәхретдинова билгеләнә. Ул әлеге участокны бүгенге көндә дә җитәкли. 2 нче участокта җәмәгать судьясы вазыйфасына Рәхилә Сафина билгеләнә (өч ел элек ул отставкага китте). Хәзерге көндә бу участокта Люция Зәйниева эшли.

Эшчәнлеге вакытында җәмәгать суды районда иң кирәкле суд эшчәнлеге институтларының берсе булды. Бу чор эчендә бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәттә булган коллектив тупланды.

Оешма аппаратында җиде кеше эшли: суд утырышы секретарьлары Регина Канәфина, Мария Пимурзина, 2 разрядлы өлкән белгеч – канцелярия мөдире Анна Маслакова, консультант Эльвира Сабирова, 2 разрядлы белгеч Светлана Краснова, бинаны ремонтлау һәм карап тоту буенча 3 разрядлы эшче Петр Петров, җыештыручы Людмила Кабанова. Җәмәгать судьялары хезмәте авыр һәм җаваплы. Бу эшчәнлек, тирән теоретик белем һәм профессиональ осталыктан тыш, тәҗрибә һәм принципиаль якын килү дә таләп итә.

Районкешеләре җәмәгать хөкемдарларын нәкъ менә шулай характерлый. Әлеге инстанциягә мөрәҗәгать иткән кешеләрне төрле сораулар борчый. Судка алар хәлдән чыгу юлын табу һәм гаделлеккә өметләнеп баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев