Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәрен офлайн үткәрергә тәкъдим итә

    Быел мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре гадәттәгечә узарга мөмкин.

    Бу турыда журналистларга мәгариф министры Сергей Кравцов әйтте.

    Ул Мәскәүнең Грибоедов исемендәге мәктәптә «Россия-мөмкинлекләр иле» дигән ачык дәрес үткәрде. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

    «Мәктәпләрдә расписание нинди булуга карамастан, «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен үткәрергә тәкъдим итәм. Гадәттә ул, май азагында, 25 майда уза. Гадәттәгечә үткәрергә тәкъдим итәм. Сәбәпләр булган очракта бәйрәмне иртәрәк тә үткәрергә була», - диде министр.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: