Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мөфти киңәшчесе итеп билгеләделәр

Көньяк регионы казые, Аксубай районы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровны Татарстан мөфтиенең мөхтасибәт эшләре (территорияләр) буенча киңәшчесе итеп билгеләделәр.

Татарстанның мөселманнар башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин бу турыда ТР МДН нең атналык производство киңәшмәсендә җиткерде.

Мөселманнар Диния назәратенең сайтында  хәбәр ителгәнчә, мөфтият башлыгы Аксубай районы имам- мөхтәсибе Равил хәзрәтнең 1997 елдан бирле уңышлы эшләвен, тәҗрибәле булуын, урыннарда имамнарның эш характерын белүен,  шулай ук ТР МДН һәм мөхтәсибәтләр алдында торган бурычларны яхшы аңлавын да исәпкә алып билгеләгән.

Равил хәзрәт 1973 нче елда Аксубай районында туган. Нурлат мәдрәсәсен тәмамлаган һәм Россия ислам институтында “теолог” белгечлеге буенча укуын дәвам итә. Өйләнгән, алты бала тәрбияли. Ул шул ук вакытта Татарстанның көньяк казые  булып тора,  республиканың дин әһелләре алдында зур дәрәҗә казана. Мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе үзенең эшчәнлеген әлеге посттан китмичә генә башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев