Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Меценатлар җиңү голларын кертергә өйрәттеләр

Аксубай “Хыял“ балалар һәм яшүсмерләр приютында кунакта янә Татарстан Республикасының ”Игелекле эш” исемле гаилә һәм кешеләрнең социаль проблемаларын чишүдә ярдәм итүче Төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары булып китте.

Дүрт ай элек, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, балаларның Кыш бабайга бүләк сорап язган хатлары аша, алар «Хыял» приютына килеп тәрбияләнүчеләргә  исемле бүләкләр тапшырган иделәр. Ул вакытта оешма җитәкчесе Иван Курапов яз көне балалар белән чын футбол уйнарга киләчәген вәгъдә иткән иде.

Бу юлы Иван Курапов тормыш иптәшеЕкатерина белән бергә ун егет һәм кыздан торган команда  алыпкилде.Узган ел футбол ярышлары приют территориясендәге (матч инде икенче ел үткәрелә) мәйданчыкта үтте, ләкин    бу   мәйданчык яшь футболчыларга кысан   тоелды « Юность» спорт комплексы  яшь футболчыларга ябык бинада үз мәйданын  тәкъдим итте.

– Барыгызны да күрүемә бик шатмын, мин сезгә  матчта дус булып, спортны яратуыгызны, бер-берегез белән хезмәттәшлек итүегезне телим . Спорт – ул көч, спорт – ул сәламәтлек! Сезгә уңышлар һәм җиңүләр булсын, – дип теләкләрен белдерде Екатерина Курапова.

Матч башланыр алдыннан балалар тренер һәм ярышлар хөкемдары Валерий Павлов белән күнегүләр ясадылар. Ә кунаклар командаларны берләштерү өчен берничә хәйләле уен да әзерләгәннәр.Командалар,  музыка астында, флаглар тотып футбол матчы кырына  чыкты. Биредә санлы  табло да, комментатор да, җанатарлар да бар иде.

Командалар үзләренә исемнәр дә,  кычкыру ысулларын да уйлап тапканнар. Әмма барыннан да бигрәк тәрбияләнүчеләрне яңа спорт формасы, аяк киемнәре сөендерде.  Аларга  алдан ук һәр кешенең үз үлчәме буенча заказ бирелгән.Алар шулай ук  яңа футбол туплары, жилетлар да алып килделәр. “Хыял“ приюты  балалары белән бергә матчта район үзәге мәктәпләре укучылары да, Казан кунаклары да катнашты.

– Балалар бүген бик шат, чөнки “ Игелекле эш” активистлары белән булган һәр очрашу бүләкләр генә түгел, ә бүгенге”  Без чемпионнар “  кебек уртак проектлар да, уеннар да , җанга рәхәтлек бирә торган сөйләшүләр дә , -  дип аңлатып үтте приют директоры Гөлнар Шарашева.

“Игелекле эш“ оешмасы активистлары – асылда, меценатлар гына түгел, ә балаларның яраткан  ышанычлы дуслары да. Футбол матчы, барлык кагыйдәләрен дә үтәп, өч сәгать дәвамында барды.Монда  җиңүчеләр дә, призерлар өчлегенә кермә алмаучылар да булды. Әмма һәр бала медаль, бүләкләр, ә җиңүчеләр  “Игелекле эш“  Кубогы белән бүләкләнде.

Ә көн азагында приют балаларының бергә “Рәхмәт” әйтүе, меценатлар әйтүенчә, аларның команда булып, иңне-иңгә куеп, киләчәк эшләрне  бергә эшләячәкләрен күрсәтә. Өлкәнрәк балалар, уендагы кебек, һичшиксез, кечкенәләргә максатларына ирешү өчен ярдәмгә киләчәк һәм  алар бу тормышта әле җиңү голларын күбрәк кертәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев