Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Меркурий“ – ветеринария өчен

Агымдагы елдан ветеринария-бергә теркәп җибәрелә торган документларны рәсмиләштерү электрон төрдә генә башкарылырга тиеш (“Меркурий“ ФГИС).

Бу турыда район ветеринария хезмәте киңәшмәсендә сөйләделәр. Әлеге тема кешеләрнең күбесенә кагыла – җитештерүчеләрдән алып кулланучыларга кадәр.

– “Меркурий“ электрон ветеринария сертификациясе системасын кертү ветеринария тармагында күп кенә проблемаларны чишәргә ярдәм итә, – дип ассызыклады районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин. – Ул кулланучыга терлекчелек продукциясе иминлегенә дәүләт гарантиясен алу мөмкинлеге бирәчәк. Сәүдә катнашучылары базарда эшләү буенча аңлаешлы кагыйдәләр алачак, чөнки бөтен азык чылбырында контроль астында булган товарны үтәли тикшерү тәэмин ителә. Система бөтен Россия Федерациясе буенча йөк партиясенең кайда булуын күзәтү мөмкинлеге бирә.

Районда ветеринария-бергә теркәп җибәрелә торган документларны рәсмиләштерү, ябу буенча махсус укулар үткәрелгән. Бөтен пунктлар да аңлатылган, димәк, система үзләштереләчәк һәм эш аның буенча алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев