Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Меркурий» буенча үзгәрешләр турында

    1 июльдән 2015 елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән расланган ветеринария озату документлары белән озатылырга тиешле товарлар исемлегенә үзгәрешләр кертелә.

    Бу хакта район ветеринария берләшмәсенең баш җитәкчесе Александр Мясников хәбәр итте. – Законнардагы яңалыклар кайбер пунктларга кагыла. Шул исәптән әзер сөт, ит, балык (консервланганы  да) продукцияләренә караган  мәҗбүри электрон ветеринар озату документларына да үзгәрешләр керәчәк. 

    Аерым алганда, контрольдә тотылырга тиешле товарлар исемлегенә кертелә торган үзгәрешләр балык, кыслалар, моллюскаларга  кагыла. Хәзерге исемлеккә төрле кулинар эшкәртү үткән яңа төр исемдәге продуктлар турында да мәгълүматлар кертелә. Шулай ук сөт продукциясе, йомырка, бал бүлегенең контрольдә тотылырга тиешле товарлар исемлегенә үзгәрешләр кертеләчәк.

    Беренче июльдән исемлеккә куертылган һәм шикәр өстәмичә куертылган сөт һәм каймак, табигый компонентлардан сөт продуктлары, шикәр яки башка туендыручы матдәләр, атланмай һәм сөттән әзерләнгән башка май һәм май ризыклары кертелә. 

    Урта дәрәҗәдәге продукция җитештерүчеләргә дә “Меркурий“ ФГИСын 1С дан интеграцияләү эшен тест режимында эшли башларга кирәк. Интеграцион карардан башка предприятие-җитештерүчеләр үз продукциясен беренче июльдән сата алмый, чөнки электрон ветеринария сертификатларын чыгару күләме бик зур булачак.

    Меркурий серверларына тоташу тест серверында технологияне уңышлы эшләгән һәм үз бизнес-ихтыяҗларында хаталар процентын кулай дәрәҗәгә кадәр киметкән предприятиеләр өчен генә мөмкин булачак. Шуңа күрә, вакытны югалтмыйча, җитештерүчеләргә хәзер үк әзер продукция сертификациясен әзерләргә һәм эшләтеп җибәрергә кирәк, әлегә моны шактый тыныч режимда эшләргә була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: