Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мэриядән бүләк

Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары Казан мэриясеннән матур бүләк алдылар.

Илсур Метшин студентларны Казанга чакырды. Анда яшьләр эшләре буенча шәһәр комитеты катнашында студентлар өчен экскурсия әзерләделәр. Баштан аксубайлылар Милли музейда – Татарстанның алдынгы музей үзәгендә булдылар. Аннары балаларны Бауман урамында урнашкан Чәй йортында төшке аш көтте. Аннан соң ике катлы автобуска утырып, аксубайлылар башкала буенча сәяхәт кылдылар. “Казан Арена“ күп функцияле комплекста булдылар. “Московский“ концертлар залында татар рок-музыкантларының чыгышларын карадылар. Гомумән, сәяхәттән күп тәэсирләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев