Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Медицина хезмәткәрләрен Аксубай районы файдасына башкарган хезмәтләре өчен бүләкләделәр

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан район башлыгы Камил Гилманов Аксубай район үзәк хастаханәсенең иң яхшы медицина хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Аксубай муниципаль районы хакимиятенең Мактау грамоталары белән сәламәтлек саклау эшенә керткән өлешләре өчен педиатрия бүлегенең шәфкать туташы Нина Кудряшова, Шәрбән фельдшер-акушерлык пунктында озак еллар шәфкать туташы булып эшләгән Сәмигә Гайнуллина, автомобиль йөртүче Василий Борисов бүләкләнделәр.

Поликлиниканың өлкән шәфкать туташы Светлана Салминаның, поликлиниканың шәфкать туташы Галина Кабидованың хезмәтләре дә Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X