Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Медицина хезмәткәрләре COVID-19дан привика ясаттылар

Районда 555 кеше «Спутник V» вакцинасын куйдырды, прививка ясатучылар арасында Аксубай район хастаханәсенең 95 хезмәткәре дә бар.

 «Спутник V» вакцинасын алучылар арасында ашыгыч ярдәм фельдшеры Айрат Дәүләтшин да бар. Яңа коронавирус пандемиясенең беренче көннәреннән үк, башка күп кенә медицина хезмәткәрләре кебек, ул да алгы сызыкта булды. Һәм ул COVID-19ның нәрсә икәнен эчтән белә дияргә дә була.

– Бүген вирусның һәм вируслы пневмониянең ни дәрәҗәдә мәкерле икәнен хәтта медицина хезмәткәрләре дә белми. Ашыгыч ярдәм фельдшерлары кулыннан мондый диагноз һәм авыруның төрле дәрәҗәдәге агымы белән йөзләгән кеше узды. Авыру һәркем өчен бик күп өзлегүләр калдырып, эзсез узмады. Авырмауның бердәнбер ысулы – вакцина ясату. Мин прививка ясаттым. Беренче тәүлектә температура, хәлсезлек булырга мөмкин, әмма бу теләсә нинди башка прививка вакытындагы кебек, организмның нормаль реакциясе, – дип аңлатты фельдшер.

Коронавирустан хәтта күренекле кешеләрнең дә үлүе барысына да билгеле. Март аенда авыруның өченче дулкынын фаразлыйлар. Сүз уңаенда, районда авыруның соңгы очрагы 22 февральдә теркәлгән.

Ел башыннан COVID-19ның 32 очрагы теркәлгән. Безнең һәркайсыбызның, вакцина ясатып, авырулар исемлеген тулыландырмау мөмкинлеге бар.

 

Фото: Аксубай район үзәк хастаханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев