Аксубаево
  • Рус Тат
  • Медицина битлекләрен һәм санитайзерларны бушлай таратырга тәкъдим иттеләр

    Ваклап сатуда битлекне өч сумга алырга була, ә россиялеләрне кулларын антисептик белән эшкәртүгә социаль реклама этәрергә мөмкин

    Битлекләрне һәм антисептикларны популярлаштыруның нәтиҗәле ысулы — аларны бушлай тарату. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов тәкъдименә сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

    Парламентарий сүзләренчә, Covid-19 инфекциясеннән саклану чараларын бушлай тарату россиялеләрнең аларга игътибарын арттырачак.

    «Безнең тәкъдим — битлек һәм антисептикны бушлай алуны мөмкин кадәр күбрәк булдыру. Моны кибет, кафе, спортзал һәм башка җирләрдә эшләргә була. Мөмкин булган урында битлекләрне бушлай өләшергә кирәк», — дип саный Нилов.

    Аның сүзләренчә, ваклап сатуда битлекне өч сумга алырга була, ә россиялеләрне кулларын антисептик белән эшкәртүгә социаль реклама этәрергә мөмкин. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Фото: Рамил Гали 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: