Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мең ярым төп куак утырттылар

Районда “Урман утырту көне“ традицион экологик акция үтте.

Быелгы язда табигатьне яңарту чаралары шунысы белән аерылып торды, үсентеләр утыртуда Аксубай урманчылыгы эшчеләре белән бергә “ТАТМЕДИА“ АҖ филиалы район гәзите редакциясе хезмәткәрләре дә катнашты. Ә нәтиҗәләрне еллар үткәч көтәбез: тирәкләр эссе җәйге көннәрдә кешеләргә салкынча күләгә бүләк итеп, зәңгәр күккә таба күтәрелеп үсеп китәчәк. Ташлы чокырда һәр елны чишмә тирәли агачлар утыртыла. Быел территорияне киңәйтергә уйлаганнар –  сәрви агачы, спирей һәм шулай  ук пирамида сыман тирәк агачлары утырттылар. Урман хезмәткәрләре үсентеләр көч туплап үсеп киткәнче аларны тәрбияләп торачаклар.
Аксубайның 2 нче мәктәбе укучылары “Урман утырту көне“ акциясенә энтузиазм белән әзерләнгәннәр. Алар урман хезмәткәрләрен  көтеп алдылар. Урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Ильмухин балалар белән “табигать дәресе“ үткәрде –  куаклар, аларның үсеш үзенчәлекләре турында бәян итте һәм укучыларга  киләсе очрашуларда әйләнә-тирә табигать тормышы турында тәфс илләп сөйләргә вәгъдә итте. Ә  бүген исә эшләргә кирәк иде. Малайлар һәм кызлар эшкә зур канәгатьлек белән керештеләр, күпмедер вакыттан соң үсентеләр утыртыр өчен бүлеп бирелгән участокта яшь зәңгәр чыршы, тирәк агачлары урын алды.
Бу көнне Аксубай, Ибрай, Чабаксар участок урманчылыкларында, районның барлык авыл җирлекләрендә экологик акцияләр үтте. Урман хезмәткәрләре дәүләт урман фонды территориясендә дә агачлар утырттылар. Агымдагы ел ирекле (волонтерлар) елы дип игълан ителгән, табигатьне яраткан һәркем табигатьне саклау акцияләрендә катнашып, игелекле гамәл кыла ала.
– Районда Бөтенроссия Урман утырту көне нәтиҗәле үтте, – дип йомгак ясады  Аксубай урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Гатин. – Район буенча яшелләндерү эшендә барлыгы йөздән артык кеше катнашты, төрле төрдәге 1,5 мең  төп куак утыртылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев