Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәдәниятле укучылар

Аксубайда Халыкара гаилә көнендә “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге“ проектына йомгак ясадылар. Әлеге форсаттан күңелле бәйрәм әзерләнде.

Гаилә көне белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров котлады.
– Гаилә – ул безнең тормышта иң мөһиме, – дип билгеләп үтте ул. –  Минем уйлавымча районда үрнәк гаиләләр күбрәк булган саен, ул шулкадәр ныграк булачак. Сәламәтлек, бәхет һәм үзара аңлашып яшәвегезне телим!
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова ныклы исәнлек, оптимизм, гаилә иминлеге, эштә һәм укуда уңышлар теләде. Ул районның җәмәгать тормышында актив катнашкан өчен күп балалы Вәлиевләр гаиләсенә истәлекле бүләк тапшырды.  Мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев һәм  Аксубай үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева бәйрәм һәм проектның уңышлы тәмамлануы белән  тәбрик иттеләр.
Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр вокал-хореография күренеше белән бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр. Район Мәдәният йортының халык яратып өлгергән артистлары тамашачыларны шаян җырлар белән сөендерделәр.
“Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге“ мәдәни проектында 30 мәктәп, 1281 укучы катнашты. Районның 12 мәктәбеннән 39 укучы мәктәп этабында җиңүчеләр булдылар. 15 майда район этабына да йомгак ясалды.
1-4 сыйныфлар арасында беренче урыннарны Никита Зайцев (3 нче мәктәп), Азалия Шәрифуллина (2 нче мәктәп), Назыйм Вәлиев һәм Дарья Наумова (Иске Мокшино мәктәбе) алды. Икенче урыннарда Зариф Вәлиев һәм Дарья Кузьмина (Иске Мокшино мәктәбе), Кирилл Данилов һәм Ксения Пикалова (Иске Ильдеряк мәктәбе). Рафаэль Нургатин (1 нче мәктәп), Яна Чентаева (2 нче мәктәп), Регина Черникова һәм Зарина Пимурзина (3 нче мәктәп) – өченче урыннарда.
“Мәдәни гаилә“ номинациясендә призлы урыннарны Зайцевлар (Никита – беренче сыйныф укучысы, 3 нче мәктәп), Вәлиевләр (Назыйм – 3 сыйныф, Иске Мокшино мәктәбе) һәм Наумовлар (Дарья – 4 сыйныф, Иске Мокшино мәктәбе) гаиләләре алды.
“Мәдәни сыйныф“ номинациясендә 3 нче Аксубай мәктәбенең 3 “б“ сыйныфы җиңүче булды, сыйныф җитәкчесе – Гөлгенә Хөснуллина һәм  Иске Мокшино мәктәбенең 4 “а“ сыйныфы, сыйныф җитәкчесе – Ирина Павлова.
Барлык призерлар да  мәгариф бүлегеннән Мактау грамоталары һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан энциклопедияләр алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев