Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәдәният йортында лампалар кабынды

Савгач авыл мәдәният йортында оештырылган «Яктылык нурыннан лампага кадәр» күргәзмәсе зур яңгыраш алды.

Җирле халык та, районнан кунаклар да авыл клубына кызыксынып киләләр – биредә гадәти булмаган күргәзмә оештырылган.

Көнкүреш әйберләре искереп, яраксызга әйләнү сыйфатына ия. Аларга алмашка яңа, заманча, камилләшкәннәре килә. Искеләре тарихта кала. Һәм шуның белән ул кыйммәтле дә. Чөнки бу әйберләр – үткән вакыйгаларның шаһитлары. Алар үткән заман, шул чор стиле, безнең ата-бабаларыбыз көнкүреше турында бик күпне сөйли алалар. Савгач мәдәният йорты хезмәткәрләре Анатолий Никифоров һәм Елена Краснова яктыртуга кагылышлы барлык предметларны бер экспозициядә тупларга булганнар. «Яктылык нурыннан лампага кадәр» дип аталган бик тә кызыклы күргәзмә килеп чыккан.

Монда элек Савгач авылы кешеләренең өйләрен яктыртып торган борынгы яктырту чыганаклары урын алган. Узган чорларның төрле төрдәге яктырту приборларын күреп күзләр камаша: төрле формадагы һәм төрле модельдәге керосин лампалары, шәмдәлләр һәм керосинлы тимер юл яктырткычлары, урам фонарьлары, электр өстәл лампалары, абажурлар.

– Бу кадәрле кызыклы экспонатларны бер урында туплау җиңел эш булмады, – дип сөйли авыл мәдәният йорты директоры Анатолий Никифоров. – Без халыктан келәтләрендә, чорма башларында күптән онытылган яктылык чыганакларын, әби-бабаларыннан калган әйберләрне табуларын үтендек. Үзебез дә эзләдек, каян таптык, шуннан җыйдык.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре гадәти булмаган күргәзмә оештыруга бөтен көчләрен куйганнар – килүчеләрне якты, онытылмас тәэсирләр көтә.

 

Фото: Савгач авылы мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев