Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең бәйрәмен билгеләп үттеләр

Традиция буенча тантана сәбәпчеләре район мәдәният йортында үзләренең бәйрәмнәренә җыелды.

Тантанада кунаклар – мәдәният хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итә торган төрле өлкә вәкилләре дә бар иде.

– Сезнең хезмәтегез, талантыгыз белән районда мәдәниятне үстерү өчен күп эшләр башкарылды, - дип билгеләп үтте хезмәттәшләре алдында чыгыш ясап, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов. - Әмма ирешелгәннәр белән генә тукталып калырга ярамый. Алга таба безгә тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелергә кирәк, алда әле бик күп кызыклы эшләр тора.

Мәдәният өлкәсе җитәкчесе район оешмалары һәм ведомстволары вәкилләренә эшләрендә нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул аудиториягә Республика мәдәният министры Ираида Аюпованың һөнәри бәйрәм белән котлау сүзләрен җиткерде. 

Залда утыручыларның көчле алкышлары астында алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы үтте. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын район мәдәният йорты белгече Наталия Шишкинага, Яңа Дума авылы мәдәният йорты режиссеры Фәнис Низамовка, Иске Ибрай авыл китапханәсе китапханәчесе Гөлнур Галиевага, Сөнчәле авыл китапханәсе китапханәчесе Людмила Егоровага тапшырдылар.

Районның мәдәният үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен район мәдәният йорты режиссеры Резидә Гатина, Иске Савруш авыл мәдәният йорты режиссеры Светлана Колесникова, Яңа Дума авылы мәдәният йорты методисты Илхать Фәизов, Чуаш Адәмсуы авылы китапханәсе китапханәчесе Галина Харитонова, үзәк китапханә китапханәчесе Наталья Убейкина, Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең баш хисапчысы Яна Таркина, туган якны өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхамәтова район башлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар. 

Шәрбән авыл мәдәният йорты режиссеры һәм методисты Нурсинә Хафизова, Гөлнар Камалиева  район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. 

Һөнәри бәйрәмдә мәдәният хезмәткәрләре адресына район оешма вәкилләре дә  бик күп җылы сүзләр әйттеләр.  

- Без яшь буынны тәрбияләү буенча уртак бурыч башкарабыз. Сезнең ярдәм белән балалар иҗади сәләтләрен ачалар, туган як тарихында тәрбияләнәләр, китап яратырга өйрәнәләр, – дип үз фикерен белдерде мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев.  

ДОСААФ район оешмасы рәисе Петр Волков, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рөстәм Әхмәтшин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Радик Канәфин, «ТР Диңгез җыелышы» региональ иҗтимагый оешмасы исеменнән «Энергосбыт» җитәкчесе Флүн Җәмилев та мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар. Алар уртак планнарны һәм бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Бу көнне тантана сәбәпчеләре адресына бик күп игелекле сүзләр яңгырады. 

Ә залда шатлык хисе хөкем сөрде. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары, үзешчән артистлар коллегаларына иң яхшы номерлар бүләк иттеләр. Тамашачылар сокланып җыр тыңладылар, бию композицияләрен карадылар. Мәдәният бүлеге җитәкчеләре – район мәдәният йорты директоры Ольга Копонева, үзәк китапханә директоры – Ирина Телешева, музей системасы директоры–Әлфия Нурхамәтова, балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Галина Сруртдинова да чыгыш ясады.

Район мәдәниятен үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен район һәм авыл мәдәният учакларының, китапханәләрнең, музейларның дистәләрчә мәдәният хезмәткәре ведомство грамоталары белән билгеләп үтелде.

Рус Кармәте мәдәният йорты методисты Юрий Лаврентьев, Урмандеево мәдәният йорты режиссеры Эдуард Ильин, Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Айфгөл Краснова, Римма Рыбина, Октябрь авылы китапханәсе китапханәчесе Ольга Касьянова, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы библиографы Галина Маслова, үзәк китапханә китапханәчесе Елена Убейкина, туган якны өйрәнү музее фондларының баш саклаучысы Наталья Куштукова, Яңа Тимошкино мәдәният йорты методисты Любовь Леонтьева мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын алдылар.

Зал тулы чәчәкләр, елмаюлы шат йөзләр, көчле алкышлар... Мәдәният хезмәткәрләре менә шулай үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев