Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәдәният хезмәткәрләре агитбригадасы Аксубай комбайнчыларына күтәренке кәеф бүләк итте

Мәдәният хезмәткәрләре игенчеләргә үзләренең матур җырлары белән ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Бу юлы алар «Аксубай» агрофирмасы «Майна» бүлекчәсенең Иске Татар Адәмсуы авылы артындага басуында булдылар.

Комбайнчылар басу читендә төшке ашка җыелдылар. Мәдәният бүлеге артистлары игенчеләрне яңа уңыш ашлыгыннан пешерелгән хуш исле ипи, куас һәм җыр белән каршы алдылар.

Шул арада төшке аш та өлгерде, игенчеләрне итле карабодай ашы, макарон, чәй белән сыйладылар. Гади төшке аш бу юлы бәйрәмчә булды – алтын башаклы иген кыры өстендә гармунчы Эдуард Ильинга кушылып өч телдә җырлар яңгырады.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов билгеләп үткәнчә, ул җитәкләгән коллектив игенчеләргә – хезмәт кешесенә хөрмәт белән карый, гадәттәгечә басу-кырларга алар июль-август айларында, кыр уңганнарының хезмәт рухын күтәрергә чыгалар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин һәм район газетасы баш мөхәррире Людмила Жаренова комбайнчыларның зур уңышларга ирешүләрен теләделәр.

–Уракта катнашуыбызга күңел сөенә. Игенче хезмәтеннән дә мөһимрәк нәрсә юк. Аларның хезмәте игътибарга һәм уның хөрмәтенә концертларга лаек, – дип билгеләп үтте гармунчы Эдуард Ильин.

Кыска гына ял вакытында без «Нью Холланд» комбайнында эшләүчеләрнең берсе Николай Ханчич белән сөйләшеп алдык. Ул Түбән Баландада яши, 60 километр йөреп эшли.

–Кәеф шәп. Комбайнга 20 ел, әмма өзеклексез эшли. Бик эссе вакыт, әмма кабинада кондиционер бар, эшләп була, – дип уртаклашты Николай. –Ярдәмчесез генә эшлим.

Игенчеләр аларның хезмәте башка төрле хезмәтләрдән аерыла, дип санамый. Әмма, үзләренә карата иътибарга һәм концертка сөенделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев