Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

МЧС хезмәткәрләренә 19 яңа янгын сүндерү машинасы ачкычлары тапшырылды

Узган елның җәендә Татарстан Президенты республика янгын сүндерүчеләренә һәм коткаручыларына 33 янгын сүндерү, коткару һәм җиңел автомобиль ачкычларын тапшырган иде инде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) хезмәткәрләренә яңа 19 янгын сүндерү машинасы һәм автомобиль ачкычларын тапшырдылар. Тапшыру тантанасы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе башланыр алдыннан узды.

Узган елның июнь аенда ТР Президенты янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга 33 янгын сүндерү, коткару һәм җиңел автомобиль ачкычлары тапшырган иде инде. Бүген аларның саны тагын 19 яңа автомобильгә артты - аларны шулай ук Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«2020 ел гади генә ел булмады, әмма Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы барлык авырлыкларны җиңәргә мөмкинлек бирде», — диде ТР Президенты.

Өч ел эчендә республикада барлыгы 32 янгын сүндерү объекты яңартылды - шуларның дүртесе яңадан төзелде, бишесе тулысынча ремонтланды. Хәзер 23 янгын сүндерү депосында ремонт дәвам итә. Моннан тыш, узган елда гына да 52 янгын сүндерү техникасына ремонт ясалган.

Янгын сагы деполарын төзү һәм ремонтлауга һәм яңа автомобильләр сатып алуга республика бюджетыннан 542 млн сум акча тотылган.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X