Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәҗбүри вакцинация: шимбә көнне Аксубай районында 180 кеше прививка ясатты

Татарстан бер атна мәҗбүри вакцинация һәм QR-кодлар режимында яшәде.

Вакцинация буенча таләпнең үтәлешен контрольдә тоту – Роспотребнадзорга, QR-кодларны тикшерү полициягә йөкләнгән.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин вакцинация һәм закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча хезмәт һәм ведомстволарның хисап бирүләрен сорады.

– Ел башыннан районда яңа коронавирус йогышы белән авыруның 91 очрагы теркәлгән. Октябрьдә рекордлы сан – 17 очрак, – дип шәрехләде Роспотребнадзор Идарәсенең Аксубай районындагы баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов

Ул искәртеп узганча, Татарстанның баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина Карары 11 октябрьдә үз көченә керде. Мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле гражданнар категориясе 8 ноябрьгә кадәр – беренче компонент белән, 6 декабрьгә кадәр икенче компонент белән прививка ясатырга тиеш. Роспотребнадзор 8 ноябрьдән Карарның үтәлешен массакүләм тикшерүне оештыра. Коллективларда, авыруны кичерүчеләрне һәм медицина каршылыгына ия булучыларны да кертеп, хезмәткәрләрнең 80 проценты прививка ясаткан булырга тиеш. Әмма, шуны аңларга кирәк, нәкъ менә каршылык күрсәткечләре буенча вакцина куйдыра алмаучылар, шулай ук йөкле хатын-кызлар куркыныч төркемендә, шуңа күрә күп кенә оешмалар медотвод булган хезмәткәрләрне дистанцион эшләүгә күчерәләр.

Таләпләрне үтәмәгән өчен эш бирүчеләргә 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яный.

QR-кодлар кертелү белән, санитар-эпидемиологик таләпләр – халык күп була торган урыннарда битлекләрдә булу, биналарны санитар эшкәртү һәм йогышсызландыру элеккечә үк актуаль булып кала бирә.

Полиция хезмәткәрләре атна дәвамында битлек режимын бозган һәм QR-кодларга игътибар итмәгән өчен 18 хокук бозу очрагын теркәделәр. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев хәбәр иткәнчә, җәмәгать туклануы объектларының берсенә QR-кодны тикшермичә керткән өчен бөркетмә төзелгән. Бина хуҗасына җәза чарасын суд билгеләячәк.

Коронавируска бәйле хәлнең берничә тапкырга артуы, Роспотребнадзор яңалыкларының күмәк иммунитет формалаштыру өчен мәҗбүри чара булуы, Татарстанда гына түгел, районда да авыручылар санының артуы турында сөйли.

– Җомга көнне бокска температуралы 38 авыручы мөрәҗәгать итте, бу узган атнада уртача көнлек мөрәҗәгать итүләрдән күбрәк, – дип шәрехләде район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов.

Районның баш табибы кешеләрнең коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясау буенча активлашуын әйтте. Шимбә көнне поликлиниканың прививка ясау кабинеты һәм өч күчмә бригада эшләде. Бер көн эчендә рекордлы санда – 180 кеше прививка ясатты. Әмма районда күмәк иммунитет формалаштыруга кадәр ерак әле – бүгенге көндә вакцинацияләнергә тиешле кешенең 80 процентының әле 53,4 проценты гына прививка ясаткан.

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җаваплылык турында да искә төшерде һәм җитәкчеләрне COVID-19га каршы профилактиканың барлык чараларын һәм мәҗбүри вакцинация турындагы Карарны катгый үтәргә чакырды. Ул хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсенә аерым басым ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев