Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мазилин урамыннан Дуслык урамына: яр чистартылган, тротуарлар салуга керештеләр

Аксубайда тагын бер җәяүлеләр зонасы һәм ял итү урыны булачак.

Мазилин урамында иҗтимагый киңлекнең дүртенче чиратын төзекләндерү буенча актив эш алып барыла. Бүгенге көндә биредә бордюрлар урнаштыру һәм брусчатка җәю өчен юл өслеген әзерләү белән мәшгульләр. Территориядә инешне чистарту, агачларны кисү буенча зур эш күләме башкарылды.

– Төзекләндерү эшләрен Республика көненә төгәлләргә планлаштырыла. Проект буенча Мазилин урамын Дуслык урамы белән тоташтырачакбыз. Биредә сукмаклар салыначак, эскәмияләр, яктырткычлар урнаштырылачак, ял итү зонасы белән мәйданчык, декоратив форматтагы кече формалар булачак, – дип шәрехләде район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев. – Һәм, әлбәттә, территория газон белән генә түгел, агач-куаклар утырту белән дә яшелләндереләчәк.

Быел Ленин урамыннан алып, Октябрь урамына кадәр иҗтимагый киңлекнең төзекләндерелгән участогын юл белән тоташтырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X