Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мазилин урамыннан чәчәк урлаучыларны табарга булышыйк

    Аксубайда үзәк урамнарда түтәлләрдән чәчәк үсентеләрен казып алу аерым гражданнар өчен «традициягә» әйләнде.

    Быел вак караклык кылучылар янәдән активлашты – клумбалардан иң купшы петуния чәчәкләре юкка чыга. Намуссыз кешеләр төнлә аларны казып алалар.
    Бүген эшлекле дүшәмбедә сүз шул хакта барды.

    – Без матурлык тудырыр өчен акча табабыз, бюджет оешмаларыннан йөзләгән кешене чәчәкләр утырту, түтәлләрне карап тәрбияләп тору өчен җәлеп итәбез, ә бистәнең кайбер кешеләре, үзләренең йортларын бизәү өчен, аларны урлау җаен гына көтеп торалар, – дип шәрехләде шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Кононов. – Оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре Мазилин урамында чәчәкләр утырту буенча оештырылган бер генә җәмәгать өмәсеннән дә читтә калмадылар, чәчәкләр дә тамыр алып, матур гына үсеп киттеләр.

    Чәчәк утырту сезоны төгәлләнеп килә, үсентеләр белән сату итүчеләр дә сатып алучыларга ташламалар ясый, хәер баштан да аларга бәяләр әллә ни зур түгел иде.

    Җәмәгать башлангычларында бөтен көч белән чәчәкләр утыртабыз, моның өчен шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе бюджетыннан акча сарыф ителә икән инде, ә кемдер үзенең бакчасында чит кеше хисабына чәчәкләрнең атып утыруын тели – аларның исемнәрен халык алдында атарга кирәк. Без битараф булмаган гражданнарны бу эштә ярдәм итәргә чакырабыз: сезнең һәркайсыгызда камера белән телефон бар, «геройларны» төшереп алып, аларның фото һәм видеоларын безнең редакциягә җибәрүегезне сорыйбыз – без аларны социаль челтәрләрдә урнаштырып, угрылар өчен җәмәгать танылуы оештырачакбыз.

    Шулай ук фото һәм видеоматериалларны хокук саклау органнарына да тапшырачакбыз, ә бит «вак караклык» маддәсе өчен урланган мөлкәт бәясенең биш тапкыр күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штрафка тарту, яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тарту каралган.

    Фото: архив.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: