Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мазилин урамында сквер нинди булачак?

    Аксубайда Мазилин урамы скверын төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышулары узачак.

    Фикер алышуга якын-тирәдә урнашкан җир участоклары һәм биналар милекчеләре һәм арендаторлары, активистлар һәм җирле җәмәгатьчелек вәкилләре, эшмәкәрләр һәм бистәнең киләчәгенә битараф булмаган барлык кешеләр чакырыла.

    Очрашу нәтиҗәләре буенча Мазилин урамындагы скверны төзекләндерү концепциясен гражданнарның фикерен исәпкә алып эшләп бетерәчәкләр.

    Фикер алышу 2020 елның 24 гыйнварында 17:00 сәгатьтән 18:30 сәгатькә кадәр шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 13 йорт адресы буенча Яшьләр үзәгендә узачак.

    0+

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: