Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Май салкын булса – иген уңа“

    17 июнь көнне районда Сабан туе үтә.

    Бәйрәм алдыннан район гәзите хәбәрчесенең район башлыгы Камил Гилманов белән әңгәмә коруы күргәм йолага әверелде.

     – Камил Камалович, быелгы яз авыл кешеләрен сөендермәде. Ләкин шулай булуга да карамастан,  язгы кыр эшләре комплексы һәм агротехник чаралар сыйфатлы һәм вакытында башкарылды.

    – Безнең район авыл хуҗалыгы районы. Сабан туе  үз мәйданында  барлык милләт халыкларын берләштереп кенә калмый, бу көнне без авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы кыр батырларын һәм алдынгы терлекчеләрне хөрмәтлибез һәм бүләклибез.

    – Дөрестән дә яз авыл кешеләре өчен көйсез булды, әмма игенчеләр техниканың, орлык материалының, ашламаларның  алдан ук әзер булуы аркасында чәчүне вакытында төгәлләделәр.

    Районның авыл хуҗалыгы тармагында  ел әйләнәсе эш кайный, монда шулай ук  Миниршат Алимов җитәкчелегендәге авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре эшен дә билгеләп үтәсе килә. Белгечләр хуҗалыкларга чыгалар, урыннарда аграрчылар һәм терлекчеләр белән эш алып баралар, район белгечләре белән дә, Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан чакырылган вәкилләр белән дә өйрәнү семинарлары оештыралар. Нәтиҗә дә күз алдында –  соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагында алга китеш сизелә.

    – Кыр хезмәтчәннәре мөһим  эшләрнең берсен – чәчүне тәмамладылар. Аксубай аграрчылары  язгы кыр эшләрен ничек башкардылар?

    – Борынгылар “май салкын булса –  иген уңа“ дигәннәр.  Туфракта 90 процент дым сакланды –  моңа озакка сузылган яз, явым-төшем, салкынча һава торышы сәбәпче булды. Басуларда шытып чыккан уҗымнар күзне иркәли. Район территориясендә инвесторлар, хуҗалык итүнең кече формалары үз эшләрен уңышлы алып баралар. Һәр инвесторның, һәр хуҗалыкның – җитәкчеләрнең дә, кыр батырларының да тырыш хезмәтләре мактауга лаек.

    Рәис Сөләйманов рәислегендәге “Агроинвест“ УК“ ЯАҖ республикада да, районда да үзен ышанычлы инвестор итеп танытты. Районның “Аксу Агро“ бүлекчәсен, үз командасы белән берлектә, Солтан Шәйхуллин барлык юнәлешләр буенча да уңышлы алып бара. Аксуагрочылар техниканы чәчүгә әзерләү буенча да,  татлы тамыр игүдә дә аерылып торалар. Районда бу культура зур күләмдә бары тик “Аксу Агро“да гына игелә.  Монда сөт  юнәлеше тармагы да киң үсеш алган. Авыл хуҗалыгы культураларын игүдә яңа технологияләр кулланыла, югары табышлы культуралар һәм көнбагыш үстерүгә басым ясала. “Аксу Агро“да чәчү вакытын кыскарту  максатларында эш  ике сменада оештырылган иде.

    Элеккеге “ВАМИН“ның чәчүлек мәйданнары эре инвесторларга бүлеп бирелде. Районга  үзебезнең якташыбыз – генераль директор Азат Җиһаншин җитәкләгән “Татагролизинг“ кебек эре компанияне җәлеп итү мөмкин булды. Аның урынбасары да шулай ук безнең район өчен  чит кеше түгел – Илһам Вәлиев, ул безнең районда эшне күзәтүче булып тора.

    Компаниянең “Аксубай“ (Восходящая заря“ ҖЧҖ) филиалын Әсхат Габдуллин җитәкли. Аграрчылар үз җирләрендә хуҗалык эшләрен оста алып баралар. Монда техниканы чәчүгә вакытында әзерләделәр, орлык материалы да, ашламалар да җитәрлек күләмдә кайтарылды, хезмәт хакын вакытында түли башладылар. Терлекләр баш санын арттыру һәм терлекчелек тармагында югары күрсәткечләргә ирешү өчен мөмкинлекләр бар. Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу хуҗалыкта тәҗрибәле, булдыклы кадрлары хезмәт куя.

    “Волга-Селект“ компаниясе дә районда үзен уңышлы итеп танытты, чәчүне дә сыйфатлы итеп һәм вакытында төгәлләделәр. Биредә эштә яңа технологияләр кулланалар һәм югары табышлы культуралар игүгә басым ясыйлар.

    Оптимальләштерүдән соң районда Әхнәф Сөниев җитәкләгән “Аксубай“ агрофирмасы үз эшен дәвам итә. Бу предприятие язгы чәчүне уңышлы тәмамлады. Әлеге агрофирмада  сөт җитештерү төп юнәлеш булып кала, шуңа күрә чәчү мәйданнарының шактый өлеше азык культураларына бүлеп бирелгән – күпьеллык үләннәр, нигездә люцерна үстерелә. Ул минималь күләмдә ашламалар кертүне таләп итә һәм 2-3 чабым бирә. 

    Аксубай җирендә Җәмил Сөләйманов җитәкчелегендәге “Сөлчә“ хуҗалыгы да эшен уңышлы алып бара.  Язгы чәчүне монда агротехник срокларда һәм сыйфатлы тәмамлаганнар. Монда шикәр чөгендере дә, көнбагыш та, техник һәм азык культуралары да игелә. 

    Иван Шугаевның “Актай“ агрофирмасы да уңышлы эшли.  Предприятие төрле юнәлеш – игенчелек, терлекчелек, нәселле атлар үрчетү буенча тотрыклы үсеш алган. Атлар үрчетү һәм ат спортында “Актай“ район данын  Татарстанга гына түгел, Россиягә дә танытты. Агрофирманың чабышкы атлары, Россия ярышларында катнашып, районга гына түгел, Татарстанга да шөһрәт алып киләләр. Актайлылар чәчү буенча да беренчеләр рәтендә – чәчүне кыска срокта һәм сыйфатлы тәмамладылар. Үзләрендә ипи-булка әйберләре җитештерү өчен алар бодайның яңа сортларын игәләр. Бу хуҗалыкта тәҗрибәле механизаторлар – авыл хуҗалыгы предприятиесе ветераннары хезмәт куя. Алар, җитәкче кебек үк, җаны-тәне белән хуҗалыкка бирелгән кешеләр.

    Фәрһат Аюпов җитәкчелегендәге Аксубай универсаль технологияләр техникумының да авыл хуҗалыгы тармагына керткән өлешен билгеләп үтәсе килә. Бу күп профильле уку йорты районның авыл хуҗалыгы тармагы өчен кадрлар әзерләп кенә калмый, игенчелек белән дә шөгыльләнә. АТУТ өйрәнү хуҗалыгында чәчүлек мәйданнарын арттырганнар, анда  эшләү авыл хуҗалыгы производствосы өчен булачак механизаторларны, белгечләрне, кадрларны әзерләү мөмкинлеген бирә. Техникум елдан-ел төзекләндерелә, монда этаплап капиталь ремонт ясала, быел да уку корпусын һәм тулай торак бинасын ремонтлауга акча бүлеп бирелгән. Бу бина, аның бөтен территориясе кебек үк, район үзәгенең бизәге булып тора, һәм предприятиеләр, оешмалар арасында тышкы бизәлеш буенча беренче урынны били.

    “Колос“ районда чагыштырмача зур булмаган авыл хуҗалыгы предприятиесе. Ул булдыклы, тырыш җитәкче Алексей Чукинның хезмәт сөючәнлеге аркасында чәчәк ата. Җир хуҗасы авырлыклардан курыкмый, авылдашларын эш урыннары белән тәэмин итә, кырларны чәчә, агротехник эшләрнең бөтен комплексын башкара һәм авылны төзекләндерүдә ярдәм күрсәтә. 

    – Соңгы елларда районда КФХны, гаилә фермаларын, ЛПХны үстерү уңышлы бара, алар эре  инвесторларга көндәшлеккә сәләт тудырмасалар да  район икътисадын үстерүгә үз өлешләрен кертәләр?

    – Хуҗалык итүнең кече формалары катлаулы булган икътисади кризис шартларында да үзләренең сәтләтле булуларын күрсәттеләр. Ел саен  яңа оешмалар барлыкка килә, эшчәнлекнең яңа юнәлешләре пәйда була, терлекчелек тармагы, гаилә фермалары үсеш ала. Гайфетдин Сыраев, Валерий Сапеев, Ильяс Сөләйманов, Марат Сафин, Петр Погодкин кебек фермерлар аякларында нык басып торалар. Дәүләт җирдә эшләргә,  кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләкләре булган  кешеләргә грант ярдәме күрсәтә. Яшь фермерлар Мансур Сыраев, Григорий Маланчев та  үзләрен таныталар – алар кече ватаннарының тугры уллары, авылга яңа сулыш өрделәр. Яшь, перспективалы аграрчылар – районның авыл хуҗалыгы тармагын алга җибәрүчеләр.

    – Һәм Сабан туе алдыннан кыр һәм ферма хезмәтчәннәренә традицион теләкләрегез...

    – Сабан һәм дуслык бәйрәме безнең күп милләтле районыбызда элек-электән кунакчыллык белән аерылып торган. Күңелле уеннарны, спорт ярышларын үз эченә алган Сабан туе барлык буын, милләт һәм төрле диндәге кешеләрне берләштерә, туганлык һәм гаилә җепләрен, күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытырга, мәдәни тәҗрибә белән уртаклашырга ярдәм итә. Сабан бәйрәме –  хезмәт алдынгыларына алга таба да уңышлар, инвесторларга Аксубай җирендә оста хуҗалык итү теләкләрен җиткерү өчен тагын бер күркәм сәбәп. Мул уңышка нигез салынды. Һәр кеше үзенең эш урынында тулаем районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә саллы  өлеш кертә. Чын күңелемнән барысына да  иминлек, сәламәтлек, уңышлар, күтәренке кәеф һәм бәйрәмнең  кешеләр күңелендә якты хисләр калдыруын телим!

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: