Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Машинасын уттан алып чыгам дип гомере өзелә...

Әхәт Габдулла улы Насретдинов, рядовой, шофер, 1968 елның 4 июлендә Яңа Ибрай авылында дөньяга килә, “Үсәр” колхозында эшли. 1986 елның октябрендә Чаллы шәһәре Комсомол районы хәрби комиссариатыннан армия сафларына чакырыла. 1987 елның июлендә Әфганстанга җибәрәләр. Хәрби частьләргә һәм бүлекләргә ГСМ илтү өчен 60 тан артык рейс ясый. 1988 елның 16 июнендә Кабул – Баграм юлында ягулык ташучылар колоннасы утка тотыла. Әхәт, һөнәри осталыгын эшкә җигеп, автомобилен ут камап алган зонадан алып чыга.

 Үзе исә батырларча һәлак була. Үлеменнән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 19 яшьлек Әхәтнең автобиографиясеннән алынган шушы берничә җөмлә дә аның тормыш юлын тасвирлап бирә. Авыл халкына герой-якташлары турында туган йортына эленгән элмә-язу да искә төшереп тора. Нигездә әти-әнисе һәм гаиләсе белән туганы яши. Утыз елдан артык гомер узса да, якыннары шат күңелле, борчу белмәс Әхәтне, аның киләчәккә корган планнарын, шигырь укуларын, шәһәрдә әти-әнисенә фатир алырга хыяллануын бүгенгедәй хәтерли. 

Без барыбыз да балачак иленнән

Габдулла абый белән Мәдинә апа Насретдиновлар дүрт балага – ике ул һәм ике кызга гомер бирә. Әхәт гаиләдә икенче булып дөньяга килә. 
– Барлык малай-шалайлар кебек хәрәкәтчән, шук-шаян иде, – дип искә ала аны әти-әнисе. – Мәктәптән соң Чаллыга эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерергә китте, шунда хәрби комиссариатка беркетеп куйдылар да, ДОСААФка хәрби шоферлар әзерләү курсларына укырга җибәрделәр. Армиягә дә Чаллыдан китте.

Әлбәттә, авылда өйдә табын әзерләп саубуллашу кичәсе дә уздырдык. Ул вакытта кызыбыз да Чаллыда укый иде. Бергәләшеп озатып калдык. 
Әхәтнең энесе Самат күрсәткән сурәттә авылның биш егете – аерылмас дуслар. Кочаклашып, иңне-иңгә куеп басып торалар. Икенче рәсемдә Әхәт сыйныфташлары арасында. Кайнар ноктада төшкән сурәттә олыгаеп калган, артында – машинасы. 

– Безнең яшь аермасы алты ел, – ди Самат. – Аның дуслары күп, ул һәрчак игътибар үзәгендә. Миңа үрнәк иде. Җәйге каникулларда кырда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, футбол уйный, хуҗалык эшләрендә әти-әнинең уң кулы. Хатларында әти-әнине тыңларга кушып үгет-нәсыйхат бирә. 
Армиядән сагыну хатлары килеп төшкән көн Насретдиновлар гаиләсе өчен бәйрәмгә әйләнә. Аны гаилә әгъзалары барысы бергә җыелып беткәч кенә ачып укыйлар, һәркем күз йөртеп чыга.

Барлык хатлар да: «Кояшлы Әфганстаннан кайнар сәлам», дип башлана. Егет ул юлларда сугыш, тау тарлавыгы, камалышлар, хәрби операцияләр, иптәшләренең үлеме турында бер сүз дә язмый. Җәен бик эссе, кызган табага баскан кебек йөрибез, ди. Гыйнварның яңгырлы һәм иң салкын ай икәнен тасвирлый. Авыл кышын, өйдә әнисе пешергән ризыкларны сагынуын, сеңелләре, энесе өчен борчылуларын бәян итә. 

Кадерле очрашу 

Әфганстанга хәрби хезмәткә Әхәтнең ике сабакташы – Фәрит Нургатин белән Илһам Сөләйманов та эләгә. Туган ягына исән-сау Фәрит кенә әйләнеп кайта. Насретдиновлар гаиләсендә ул – һәрчак көтеп алынган кунак. Без килгәч тә Самат шундук аның кесә телефонына шалтыратты. Ун минут та узмады, Фәрит ишектән килеп тә керде.

– Үскәндә без урам аша кына яшәдек, тәпи йөри башлаганнан бирле гел бергә идек, кем әйтмешли, аерылмас дуслар. Әти-әниләр әле дә сабый вакытта Әхәт белән бер-беребезне чанада тартып йөргәнне көлеп искә ала. Дустым бик гадел, җор телле иде, клубка бергә чыктык. Соңгы тапкыр Әфганстанда күрешергә туры килер дип башыма да китермәдем. Аның автобатальонда хезмәт иткәнен әти-әни, дусларның хатларыннан белдем. Бервакыт Хайратон кышлагы янында торабыз, ягулык станциясенә чираттагы автоколонна килеп туктады. Бер шоферның килеш-килбәте бигрәк таныш кебек... Ул да мине абайлап алган... Фәрит дип кычкыра... Әлеге очрашуның шатлыгын сүз белән аңлатып бирә торган түгел... 

Боларны сөйләгәндә Фәрит әле дә хисләрен чак бәйдә тота. Әхәт ягулык станциясенә һәр ике атна саен килеп йөргәнен әйтә. Ярый әле, командирлары кешелекле, солдатларның хәленә керәләр. Әхәт килгәндә, Фәрит, рөхсәт сорап, авылдашы янына ашыга. Машина чират көткән арада кабинада рәхәтләнеп гапләшәләр, авылны искә алалар, яңалыклар белән уртаклашалар, тыныч тормышта очрашу турында хыялланалар, кыскасы, сүзләре бетми, сөйләшеп туя алмыйлар.

Кабат очрашу мизгелләрен зарыгып көтәләр. Чираттагы күрешәсе көнне Фәрит колоннада Әхәт машинасын күрмәгәч, тизрәк башка шоферлар янына чаба, дусты авырып киткәндер дип уйлый. Ләкин Әхәт геройларча һәлак булды дигән җавап ишетә ул. Кабул-Баграм юлында камалышта калган колоннадан машнасын уттан алып чыга, шулай дусларының гомерен саклап кала. Фәритнең моңа ышанасы килми. Ялгыша гына торганнардыр дип өметләнә. Озакламый әнисеннән хат килә: Әхәт мәрхүм... 

Сугыш берләштерә

Әфганстан сугышы алып килгән уртак кайгы улларын югалткан меңләгән әниләрне, әтиләрне, бергә хезмәт иткән егетләрне берләштерә. Ул егетләр утыз ел гомер узса да, хезмәттәшләрен онытмый, каберләренә чәчәк сала, гаиләсе өчен дә туганга әйләнә. Чаллы егете Азат Әхмәтханов та Насретдиновлар өчен бишенче бала кебек. Аны да Әхәт белән сугыш якынайта.

– Мин 59 нчы матди тәэмин ителеш бригадасына эләктем, – дип искә ала ул. – 25 «КАМАЗ» хәрби машиналарга ягулык-май ташый иде. Бигрәк авыр һава шартларында йөрергә туры килде: анда эсселек 60 градустан арта бит, суларлык түгел. Бәхеткә, командирлар миһербанлы булды, «дедовщина» очракларын яки башка гадәттән тыш хәлләрне хәтерләмим. Әхәтнең гомере өзелгән көн исә яхшы истә. Фаҗига урыны Баграмнан биш чакрым ераклыкта гына. Аның «КамАЗ»ы барган җирдән әйләнеп капланды – снайпер пулясы нәкъ йөрәгенә эләккән. Әхәтнең медсанчастькә алып барып җиткерделәр, ләкин үзен саклап кала алмадылар.

Азат Әхәтнең янәшәдә хезмәт иткәнен белгәч, аны үзенең автоколоннасына күчерүләрен сорый. Ул да Чаллыдан чакырылган була, егетләр шоферлар курсында укыганда таныша. Термез янында узган укуларда янә очрашалар. Дуслар еш кына бергә кабинада куналар, туган телләрендә сөйләшергә яраталар, бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар. «Дембель»гә йөз көн кала алар янә күрешә.

– Төн иде, үтереп йоклыйсы килә. Әхәт нидер сизгәндәй бертуктаусыз сөйли дә сөйли: тиздән өйгә кайту, туй турында хыяллана, бер-беребезнең никах көнендә шаһит булачакбыз, ди... Гел үзе белән йөрткән җыентыгын алып шигырьләр дә укыды әле. Үзе үлгәч, машинасын айкап чыктым, ул китапны тапмадым, күрәсең, янган... – ди Азат әфәнде. 

Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгарып, 25 ел гомер узгач, ул анда бара. Сугыш вакытында узган юллардан үтә. Әхәтнең җаны чыккан урыннан Яңа Ибрайга туфрак һәм дустының хәрби машинасы макетын алып кайта.

Үткәннәр онытылмый

Насретдиновларның өендә күренеп торган урын Әхәтнең истәлегенә багышланган. Туганының кызы Энҗе абыйсына багышлап альбом төзегән. Анда туганнары, дуслары мәрхүмнең рухына багышлап язган шигырьләр, газеталарда басылган язмалар, фотосурәтләр, хәрби дуслары белән очрашулар вакытында төшерелгән видеоязмалар, Әфган сугышы турындагы фильмнар тупланган. Дусларының очрашулары, туй фотолары да бар. Мәдинә апа әйтүенчә, Әхәтнең автобатальондагы һәркем аларның гаиләсе өчен якын кеше.

Уллары исән булса, аларның барысы өчен дә чын күңеленнән сөенер иде. Шуңа да хәрби фотолар янына бүгенге тыныч тормыштан алынган сурәтләр дә урын алган. Хәзер инде бу альбомга Мәдинә апаның оныгы Салаватның да хәрби хезмәттә төшкән сурәте өстәлгән. Ә иң кадерле истәлекләрне – улының хатларын ул, яулыкка төреп, сандыкта саклый. Аларны безгә сузганда күзләреннән яшь бөртекләре коелды. Фәрит тә хатларның берсен кулына алып катып калды: «Аларда әле дә Әфганстан исе аңкый…», – ди. 1987 елның 16 июнендә Насретдиновлар гаиләсен кайгы шакый: улларының вафаты хәбәре килә. Авыл дүрт көнгә тынсыз кала – Әхәтнең үле гәүдәсен алып кайтканны көтәләр. 19 яшьлек егетне салкын җир куенына иңдергәч тә ничә көн күпме күз яше түгелә әле авылда. Әфганстанда исә дуслары сыкрый.

– Әхәт үлгәч, без – аның дүрт дусты, ел саен каберен зиярәт кылачакбыз, әти-әнисен ташламыйбыз дип вәгъдә бирдек һәм хат-ант яздык, – дип сөйли Азат Әхмәтханов. 

Дуслар беркайчан да үзара элемтәне өзми. Алай гына да түгел, интернет аша Советлар Союзының төрле почмакларында яшәүче хәрби хезмәттәшләрен эзләп табалар. Барысы бергә җыелып ел да Әхәтнең каберенә кайталар, әти-әнисенең хәлен беләләр. Узган җәйдә хәрби дуслар Казанда очрашкан. Анда хәтта Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстанда яшәүчеләр дә килгән. 30 елдан соң Габдулла абый белән Мәдинә апа улларының хәрби командирлары Олег Дегтяревны да күргән. Әхәт аның кулында үлә... 

Егет үзенең 20 яше туларга 20 көн яшәргә өлгерми… Хәзер инде хәрби дуслар Әхәтнең илле яшьлек юбилеенда Ибрайда күрешергә әзерләнә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев