Аксубаево
  • Рус Тат
  • Машина йөртүчеләр өчен медицина тикшерүе тәртибен үзгәртергә тәкъдим иттеләр

    Сәламәтлек саклау министрлыгы инициативасы буенча, барлык машина йөртүчеләргә дә медкомиссия өчен алкогольгә анализ тапшырырга туры килмәячәк.

    Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы машина йөртүчеләр өчен медицина тикшерүе тәртибенә үзгәрешләр кертү турында боерык әзерләгән. Бу хакта ТАСС яза.

    Әлеге документ хокукый норматив актлар порталында басылып чыккан.

    Нарколог симптомнар булуын ачыклаган очракта гына, алкоголь куллануга анализ тапшырырга кирәк булачак.

    Элек гамәлдә булган боерык буенча, бу анализны бар кеше дә тапшырырга тиеш иде.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: