Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Машина йөртүче һөнәре турында

Аксубай ДОСААФ оешмасы хезмәткәрләре “Хыял“ балалар приютында тәрбияләнүче балаларны үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләү һәм таныштыру өчен чакырдылар.

Балалар монда машина йөртүче һөнәренә укырга мөмкин булуы турында белделәр. Малайларга “Хәрби машина йөртүче“ хәрби-хисап белгечлеге буенча әзерлек узу мөмкинлеге турында ишетү аеруча да кызыклы булды. ДОССАФ Гражданнарга хәрби-патриотик һәм физик тәрбия бирү юнәлешләре буенча да эшли. Шулай ук авиация, техник һәм хәрби-кулланма спорт төрләре, яшьләрнең техник сәләтен үстерү өчен җавап бирә. ДОСААФ хезмәткәрләре приютта тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия уздырдылар, уку сыйныфларын күрсәттеләр, шулай ук балалар һәрберсе чын машина рулен әйләндереп карарга мөмкинлек биргән лаборатория сыйныфында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев