Аксубаево
  • Рус Тат
  • Машина йөртү таныклыгын QR-кодка алмаштыру буенча эксперимент үткәреләчәк

    Кушымтаны сынау режимында илнең берничә төбәгендә эшләтеп җибәрәчәкләр.

    Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын QR-кодка алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар. РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов Гайдар форумында шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

    «Без Эчке эшләр министрлыгындагы коллегалар белән бергә кушымта эшләдек һәм аны килештердек, анда машина йөртү таныклыгы турында мәгълүмат белән QR-код булачак. Инспекторларны кодны уку өчен махсус җайланма белән тәэмин итәчәкләр», - дип ачыклык кертте федераль министр урынбасары.

    Качанов сүзләренчә, 2021 елда әлеге кушымтаны сынау режимында Федерациянең берничә субъектында эшләтеп җибәрәчәкләр. Ул экспериментның кайсы төбәкләрдә үткәреләчәген әйтмәде.

    Басма билгеләп үткәнчә, РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәте әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә шәхесне раслый торган, документларның «цифрлы игезәкләре» урын алган мобиль кушымта булдыру хакында хәбәр иткән иде.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: