Аксубаево
  • Рус Тат
  • Машина йөртү хокукыннан мәхрүм итсәләр

    Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләр, җәзалар билгеләү турындагы карар үз көченә кергәннән соң, өч эш көне эчендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлегенә документларын тапшырырга тиеш.

    – Сер түгел, хокук бозучылар теләсә нинди юллар белән җәзадан котылылу юлларын эзли. Закон буенча машина йөртү таныклыгын югалткан очракта  күрсәтелгән органга шул ук вакытта хәбәр итәргә кирәк, – дип сөйли  

    Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Нияз Гыймалетдинов.

     – Машина йөртү таныклыгын тапшырудан баш тарткан очракта, транспорт чарасы белән идарә итү срогы өзелә. Гади тел белән әйткәндә, транспорт белән идарә итү хокукыннан  мәхрүм ителү вакытын исәпләү машина йөртү таныклыгын тапшыру яки тиешле органнар тарафыннан алынудан башлана яки  административ җәза билгеләүче орган тарафыннан документлар югалу турында гариза кабул ителгән көннән башлана

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: