Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Машина хуҗаларын техник карау процедурасының катгыйландырылуы хакында кисәттеләр

22 августтан ОСАГО полисларын техник карау процедурасын үтмичә дә сатып алып булачак.

Россиядә техник карау процедурасын үткәндә автотранспортны фотога төшерүгә карата таләпләрне катгыйландырырга ниятлиләр. Бу хакта «Коммерсант» газетасы Транспорт министрлыгы проектына сылтама белән хәбәр итә.

Документтан күренгәнчә, тикшерү алдыннан төшерелгән беренче фотода машина алдан һәм яннан күренергә, ә аның янында тикшерүче белгеч (тулы гәүдәсе белән һәм камерага карап) торырга тиеш.

Икенче фото тикшерү ахырында ясала, аның композициясе шундый ук, автомобиль генә арткы яктан төшерелә.

Моннан тыш, закон проекты сурәткә үзгәреш кертә торган ниндидер фотоэффектлар куллануны һәм файлларны редакцияләүне тыя. Биредә датаны, фотоаппаратның моделен һ.б. белешмәләрне үз эченә алган exif-мәгълүматларны үзгәртү хакында сүз бара.

Транспорт министрлыгында әлеге чараның кирәклеген фотоларны фальсификацияләү һәм аларны техник карау процедурасының ЕАИСТО мәгълүмати системасына йөкләү очракларының артуы белән аңлаттылар.

Юрист Павел Уткин элегрәк искәрткәнчә, 22 августтан ОСАГО полисларын техник карау процедурасын үтмичә дә сатып алып булачак, әмма диагностика картасы булмаса, машина йөртүчеләрне штрафка тартачаклар.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X