Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Марина Патяшина коронавирустан прививка кемнәргә ярамаганлыгын әйтте

Баш санитар табиб вакцинация беренче чиратта кемнәргә ясалырга тиешлеген санады.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коронавирустан вакцинация кемнәргә ярамаганлыгын әйтте. Бу хакта ул Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде.

«Авыр аллергик авырулар, яман шеш, беренчел иммунодефицит булганнарга, йөклелек, күкрәк сөте белән имезү чорында вакцинация ярамый. Үтә көчле йогышлы я йогышсыз авырулар булса, хроник чирләр кискенләшсә, хәлсезлек булса, вацинацияне кичектереп торырга мөмкин. Бу очракта прививка сәламәтләнеп, бер ай узгач ясала», — диде Патяшина.

Аның сүзләренчә, коронавирустан прививка 18 яшькә кадәр балаларга да ясалмый. «Балаларда вирус җиңел яки симптомсыз формада уза. Бүген балалар куркыныч янаган төркемгә керми», — диде ул. 

Баш санитар табиб медицина, мәгариф оешмалары, социаль хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләре, күп функцияле үзәкләрдә эшләүчеләр, хроник авырулары булган кешеләр, социаль учреждениеләрдә яшәүчеләр вакцинациягә беренче чираттагы кешеләр булуын әйтте.

«Икенче чиратта — транспорт, энергетика өлкәсендә, хокук саклау органнарында, дәүләт чиге пунктларында эшләүчеләргә, вахта алымы белән эшләүчеләр, волонтерлар, хәрбиләр, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр», — диде Марина Патяшина.

Өченче дәрәҗәдәге чиратта — дәүләт һәм муниципаль хакимият хезмәткәрләре, вуз, техникум студентлары, хәрби хезмәткә чакырылган кешеләр.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев