Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Марат Садыйков: Татарстанда яңа туган балалар үлеме кими

Бала көткән яки тудырган аналар үлеме белән бәйле вазгыять әлегә киеренке кала.

Бүген Казанда Россия төбәкләрендә аналар һәм балалар үлемен киметү мәсьәләләре буенча коллегия утырышы үткән. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистларга Россиядә, шул исәптән Татарстанда, яңа туган балалар үлеме кимүе күзәтелгәнен әйтте.

«Аналар үлеме белән вазгыять ковид нәтиҗәсендә катлаулырак. Бүген коллегиядә аналар һәм балалар үлемен киметү буенча төгәл күрсәтмәләр ишеттек. Үлемне киметү өчен юл картасын төзү кирәк», — диде министр.

Ул Татарстанда аналар үлемен киметү буенча коллегиядә барлык очракларга анализ ясалганын әйтте. «2020 елда үлем очраклары ковид белән бәйле иде. Ел башыннан Татарстанда рәсми рәвештә бала көткән яки тудырган өч хатын-кыз вафат булды. Бу ковид кына түгел, гомуми сан. Тагын ике очракның нечкәлекләрен ачыклап бетерәсе бар, алар безнең Татарстан кешеләре түгел», — дип белдерде. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X