Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Марат ӘХМӘТОВ: "Аксубайлыларның уңышка өметләре бар"

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Аксубай районына эшлекле сәфәр кылды.

Республиканың агросәнәгать комплексы җитәкчесе район башлыгы Камил Гилманов белән вертолетта район кырлары өстеннән очып үтте, кыр эшләре барышы белән танышты. “Аксу Агро“ АФның “Тимошкино“ бүлеге территориясендә аларны инвесторлар, агрофирма, район хезмәтләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары көтеп торды.
Район башлыгы Камил Гилманов кыр эшләре барышы турында сөйләде.
– Быел язның тартылуы сәбәпле, кыр эшләренә соңгарак калып керештек. Әмма бүген барысы да билгеләнгән план буенча бара, техник чаралар һәм агрегатлар җитәрлек. Төп культуралар буенча чәчүне май уртасына тәмамларга ниятлибез.  
Авыл хуҗалыгы министры авыл хуҗалыгы формированиеләре инвесторларының эшләре һәм проблемалары белән кызыксынды, очрашуда катнашкан оешмалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аралашты. Сөткә сатып алу бәясенең төшүе очрашуда күтәрелгән иң кискен мәсьәлә булды. Әлеге уңайдан республикада өстәмә дәүләт ярдәме чаралары кертелгән, сөт базары проблемасын хәл итү яңа хөкүмәткә йөкләнәчәк. Очрашуда әйтелгәнчә, сөт бәясенә бәйле килеп туган вакытлыча проблемалар аркасында савым көтүе рационын үзгәртергә ярамый – бу зур югалтуларга китерергә мөмкин. Марат Әхмәтов район күрсәткечләрен республиканыкы белән чагыштырып, анализлады, үсемлекчелектә, сөт җитештерүдә хәлне уңай якка үзгәртү буенча җитәкчеләргә үтемле киңәшләрен бирде.
– Аксубайлылар хезмәтенә лаеклы бәя бирергә кирәк: 2013 елда район  сөт җитештерүне 24 процентка күтәрде, – дип ассызыклады ТРның агросәнәгать комплексы җитәкчесе. Игенчелек буенча да позитив үзгәрешләр күз алдында. Туфрак сыйфатын үзгәртү, аны саклау өчен  сидератларны актив кулланырга киңәш итте.
– Аксубайлыларның алга таба авыл хуҗалыгы тармагында уңышларга ирешү өмете бар, – дип шәрехләде ул.
Мөхтәрәм кунак билгеләп үткәнчә, быелгысы елның үз өстенлекләре бар: көзге культураларның торышы әйбәт, туфракта дым җитәрлек – боларның кадерен белергә кирәк. Сабан культуралары май кояшын күреп калсыннар һәм июньдә үсеп китсеннәр өчен, чәчүне кыска срокта тәмамларга кирәк. Бу агымдагы елда да саллы уңыш алуга өмет уята.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев