Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Марат Әхмәтов Аксубай районы аграрчылары белән очрашты

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Аксубай районына эшлекле сәфәр кылды.

Республиканың агросәнәгать комплексы җитәкчесе район башлыгы Камил Гилманов белән вертолетта район кырлары өстеннән очып үтте, урып-җыю эшләре барышы белән танышты. 

«Волга Селект» ҖЧҖнең Емелькино авыл җирлеге территориясендәге басуында (Иске Чуаш Адәмсуы авылы янында) аны инвесторлар, район агрофирмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары каршы алды. Очрашу узган участок белән янәшәдә комбайннар бөртекле культураларны суктырдылар. Бирегә җыелучылар игътибарны җәлеп иткән тамаша шаһитлары булдылар: кыр корабларының кызу темпы, маневр ясау сәләте ярты сәгатьтән соң мәйданда бары тик камыллар гына калдырды. 

Авыл хуҗалыгы министрына үсемлекләрне химик һәм биологик саклау, тукландыру буенча комплекс эшен һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе басуларында үстерелгән уңыш үрнәген күрсәттеләр. 

Камил Гилманов районда кыр эшләре барышы турында бәян итте.

– Бүгенге көнгә 10,5 мең гектардан бөртекле культуралар суктырылган. Бу барлык мәйданның30 процентын тәшкил итә (план буенча35 мең гектардан күбрәк). 33,8 мең тонна бөртек суктырып алынган, уртача уңыш гектарыннан 32,4 центнер. 

Марат Әхмәтов урак өстендә хезмәтне оештыруга аерым игътибар бирде. 

–Бүгенге көндә игенчеләр өчен иң мөһиме – урып-җыюны сыйфатлы һәм максималь кыска срокларда башкару, – дип ассызыклады ул. – Бүген җыеп алынган мул уңыш – кышын бәя биреп бетергесез байлык. Һава торышы игенчеләрне сыный, уракны тулы көчкә алып бару мөмкинлеге бирми. Көннәр аязганнан соң уракны кабаттан яңартып җибәрү өчен барлык мөмкинлекләрне дә кулланырга. 

Марат Әхмәтов очрашуда катнашучылар белән конструктив әңгәмә алып барды. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм итү буенча дәүләт программаларын тормышка ашыру турында сөйләде, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре биргән сорауларга җаваплар бирде. Алардан җавап итеп, аграрчылар һәм фермерлар эшендә ярдәм иткән өчен рәхмәт сүзләре ишетте. 

– Шәхсән үз исемемнән һәм авыл кешеләре исеменнән Иске Тимошкинода хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм программасы буенча төзелгән юл өчен рәхмәт белдерәсем килә, – дип министрга рәхмәт әйтте фермер Петр Погодкин. – Бу юл безнең өчен дә, халык өчен дә бик кирәк.

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев