Аксубаево
  • Рус Тат
  • Марат Җәббаров: Бүген Татарстан төп азык-төлек продуктлары төрләре белән үзен тулысынча тәэмин итә

    Татарстанның азык-төлек һәм эшкәртү базарындагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

    Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы    Премьер-министры   Алексей Песошин үткәрде. 

    Министр хәбәр  итүенчә, республика  бүген  үзен тулысынча  үзебездә  җитештерелгән  төп  азык-төлек  төрләре  белән  тәэмин  итә.    Азык-төлек  продуктларын куллану нормаларынннан  чыгып  караганда, ит, сөт, йомырка һәм икмәк  белән  тәэмин  ителеш    100% тәшкил  итә, шиеә р һәм  бәрәңге  белән –  300%тан  артык, үсемлек  мае  белән  тәэмин  ителеш    6 мәртәбә  артык.  

    Бүген  Татарстанда    1 меңгә якын  азык-төлек  һәм эшкәртү  сәнәгате предприятиесе  исәпләнә.  Бу  елның  9 аенда  азык-төлек  продуктларын  җитештерү  узган  елның  шушы  чорына  караганда  6%ка артты.    Иң күп  үсеш  эшкәртелгән  һәм консервланган  балыкка туры  килә   – 47% тәшкил  итә, ярма - 39%, әчетелгән  сөт  продукциясе    - 23%, ак май  - 20% һәм ит  – 15%. 

    Марат Җәббаров быел  республикада  яңа  һәм модернизацияләнгән гамәлдәге  эшкәртү предприятиеләрен файдалануга  кертү  буенча  комплекслы  чаралар  үткәрелүе  турында  әйтте.  Болар -   Казан сөт  комбинаты, «“Карлинский” ит йорты» (Буа районы), «Чаллы-бройлер», “Казан икмәк  заводы №3», «Акульчев» (Чаллы), «Азбука сыра» (Мамадыш  районы), гулай  ук  Татарстан  кулланучылар  оешмалары  берлегенең  (Татпотребсоюзның) 17 предприятиесе.   

     «Казан» агросәнәгать паркында  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртү  арта.   Аның  7,3 мең кв.м. җитештерү  мәйданында  22  эшкәртү    цехы  бар,  аларда  айга    650 тоннадан  артык  продукция әзерләнә.    Продуктларның  ассортименты 800 төрдән  артык. Бу  җитештерү  цехларында  төрле  ит продукцисе әзерләнә,  балык  эшәкртелә,   кондитер һәм камыр  әйберләре, сырлар һәм сөт  продукциясе, иттән ярымфабрикатлар, тозланган продукция, салатлар, өй  ашлары, милли  ризыклар әзерләнә.  

    Узган  елның  дкабрендә   файдалануга  кертелгән  «Зәй» агропаркында   продукция эшәкртү  буенча    3 цех эшли,  болар:  ит эшкәртү  буенча – тәүлеккә  2,5 тонна эшәкртелә,  яшелчә буенча – тәүлеккә 2 тонна яшелчә эшкәртелә,  шулай  ук  тәүлеккә  5 тонна  ярма  һәм  коелучан продуктларны  төргәкләү    цехы эшли.    Агропарк мәйданчыгында  барысы   28  төрле  продукция  эшәкртелә һәм әзерләнә. Бу  елның  9 аенда  агропаркның  кереме     18,8 млн. сум  тәшкил  итте. 

    «Министрлык,  оешмаларга  дәүләт  ярдәме  күрсәтеп, алар  белән  актив  хезмәттәшлек  итә.  Бүгенге  көнгә  икмәк  пешерү  предприятиеләренә     җитештерү  куәтләрен  көчәйтү  өчен  чыгымнар  өлешен  каплауга    73 млн. сум  субсидия бирелде,  шулай  ук  81 млн. сум  -  социаль ипиләр пешерүгә бәйле  чыгымнарны     компенсацияләүгә.  Мондый  чара  күрү   ипигә  бәяләрнең  кискен  күтәрелүен булдырмаска  ярдәм  итте», - диде  министр. 

    Марат Җәббаров Идел буе  федераль округының  14  төбәге  арасында  Татарстанда   кайбер  азык-төлек  товарларына  бәяләрнең  түбән булуы  буенча  аның алдынгылар  рәтендә  булуын  искәртеп узды:  беренче  урында   - ак май, каймак, он, карабодай  ярмасы; икенче урында  – сыер ите, пастеризацияләнгән сөт,   сырлар; өченче урында  - кишер.  Татарстан  Республикасында  продуктларның шартлы җыелмасы иң  түбән  бәядә.    Сентябрьдә ул  3466 сум  иде. 

    «Сәүдә  – ул,  беренче  чиратта, цифрлы  технологияләрнең, Интернет-сәүдәнең артуы, сатып  алучыларның  төрлелеге.   Бу  тармакның  үсүе  өчен   мөмкинлекләр  җитәрлек», - диде   Алексей Песошин һәм  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  ТР Дәүләт идарәсен, мәгълүмати технологияләрне һәм элемтәне үстерү министрлыгы белән  бу  юнәлештә тыгызрак  хезмәттәшлек  итәргә  тәкъдим  итте.   

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: