Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Марат Җәббаров: 36 сәгатьлек эш атнасында гаиләгә вакыт күбрәк булачак

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылларда хатын-кызлар өчен эш көнен кыскарту турындагы законны уңай бәяләде.

Бу яңалык ярдәмендә авыл хатын-кызларына гаилә, йорт эшләре һәм хуҗалыкка вакыт бушаячак. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

«Әлеге закон нормасын акланырлык дип саныйм, чөнки авыл халкының яшәү рәвеше шәһәрнекеннән шактый аерылып тора. Күп гаиләләр шәхси ярдәмче хуҗалык тота, ә бу өстәмә мәшәкатьләр. Моннан тыш, өй эшләренең күп өлеше, балалар һәм гаилә турында кайгырту хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Шуңа күрә авылда хатын-кызларның кыскартылган эш атнасына хокукларын ныгытуны уңай бәялим», - диде Җәббаров.

Кабул ителгән закон авыл хезмәткәрләренең хокукларын раслый, чөнки элек кыскартылган эш атнасы алар өчен РСФСР Югары Советының 1990 елдагы карарын күздә тота иде. Әмма әлеге карарны Хезмәт Кодексында кабатламадылар, шуңа күрә ул СССР чорындагы башка норматив актлар белән бергә үз көчен туктатты, диде Җәббаров.
 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев