Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мактау һәм хөрмәт сезгә, уңган игенчеләр!

Сабан туе – район игенчеләренең төп бәйрәме.

Игенчеләребез аны нинди уңышлар белән каршы ала – район башлыгы Камил Гилманов белән әңгәмәбездә.

– Бәйрәмнең төп сәбәпчеләреннән башлыйк әле. Камил Камал улы, яңа буын  игенче нинди ул?

– «Игенче» төшенчәсе гади кыр хезмәтчәне кысаларыннан чыга. Игенче – ул агрофирма яисә КФХны үстерү белән кызыксынган инвестор да. Бу шулай ук кыр эшләре белән җитәкчелек итүче дә. Бу инженер да, техниканы чәчүгә әзерләүче ремонтчылар да. Бу туфракның уңдырышы өчен җавап бирүче агрономнар да һәм, ниһаять, чәчү эшләрен башкаручы механизаторлар да. Шуңа күрә бу чәчү кампаниясенә җәлеп ителгән барлык кешеләрнең бәйрәме.

Һич арттырусыз әйтәм, ахыргы нәтиҗә механизаторларга турыдан-туры бәйле, аларны хөрмәтләргә һәм сакларга кирәк. Бүген механизаторларның уртача яше – 37-40 яшь. Хәзер район кырларында кондиционерлар, тавыш изоляциясе белән җиһазланган заманча техника эшли, кабиналарда тузан да, пычрак та юк. Шуның белән бергә, игенчеләрнең ышанычлы кулларында дистәләгән сезон эшләгән иске техника да бар.

Ә заманча техника үзвакытында хезмәт күрсәтүне дә таләп итә, күп очракта аларда яшьләр эшли. Ничек кенә булмасын, һәр игенче җир-туендыручы өчен чын күңеле белән кайгыра. Шуның өчен дә 82 мең гектардан артык мәйдан, 100 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре кыр хезмәтчәннәренең ышанычлы кулларында. Аларга – хөрмәт вә мактау.

– Соңгы елларда районда җир хуҗалары алышынды, яңа инвесторлар килде. Безнең район аларны нәрсәсе белән җәлеп итә?

– Хуҗалар дип дөрес билгеләп үттегез. Бары эшкә хуҗаларча алынганнарның гына хезмәт нәтиҗәсе яхшы була. Аксубай районында – уңдырышлы кара туфрак. Барлык агротехник чараларны үтәгәндә, дым җитәрлек булганда ул гектардан 50-60 центнер уңыш бирергә сәләтле.

Тормыш бер урында гына басып тормый – авыл хуҗалыгына да яңа карашлы, җир эшкәртүдә компьютерлаштырылган технологияләр белән җиһазланган яңа буын инвесторлар килде. Инвесторлар белән районның озак вакытка исәпләнгән программасы эшләнде, безнең җирләрдә алар озакка урнашканнар дип уйлыйм – авыл хуҗалыгы объектлары төзиләр, ремонтлыйлар, техника һәм авыл хуҗалыгы агрегатлары сатып алалар, ашламаларга акча кызганмыйлар, игенчеләрнең эш шартларын яхшырталар, лаеклы хезмәт хакы түлиләр.

– Бүген районда нинди эре инвесторлар эшли?.

– Районда җирләр һәм авыл хуҗалыгы биләмәләре дүрт төп инвестор арасында бүленгән. «Аксу Агро» агрофирмасы җирләрнең өчтән бер өлешен эшкәртә. Алар үсемлекчелек тармагын уңышлы алып баралар, быел алар яңа чәчү комплексын эштә кулландылар, бер гектар сөрү җиренә 130 килограммнан артык ашлама керттеләр. Чәчү материалы яңартылды. Рәис Сөләйманов җитәкчелегендәге инвестор, ел саен авыл хуҗалыгы производствосына миллионнарча сум акча кертеп, агрофирманы җәелдерә. Озак вакыт биредә нигездә шикәр чөгендере игелде, бүген төп басым югары маржиналь культураларга ясала.

Элеккеге Рацин җирләренә яңа хуҗалар, якташларыбыз килде. Яңа «Агро Раздолье» агрофирмасын Игорь Шугаев җитәкли. Хуҗалык алар өчен шактый проблемалы булып чыкты. Әмма бер елдан азрак вакыт эчендә алар үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын исбатладылар. Җирләрне туңга сөрделәр, бер генә кисәк җир дә эшкәртелмәгән килеш калмады. Авыл хуҗалыгы техникасын 90 процентка яңарттылар. Язгы агрочаралар комплексын үзвакытында үткәрделәр. Хуҗалык кырчылык тармагында чараларны үзвакытында үткәрүгә генә түгел, аңа фәнни якын килүгә дә ориентир алдылар.

Инвестор Азат Җиһаншинның «Аксубай» агрофирмасы районда үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгерде инде. Агрофирма үсемлекчелектә дә, терлекчелек тармагында да уңышлы үсеш ала. Монда терлекчелек комплексларын үзгәртеп коруны тулы куәтенә алып баралар, заманча савым заллары төзеләчәк. Бу хуҗалык терлекчелекне үстерү буенча перспективалы.

«Волга Селект» агрофирмасы һәм инвестор Михаил Сыроватский районга 2018 елның көзендә килделәр. Шунда ук масштаблы кертемнәре һәм ниятләре белән шаккатырдылар. Алар килгәнче район «Джон Дир», «Версатайл 2375» тракторларын, киң колачлы туфрак эшкәртү агрегатларын, «Велес» тырмалау агрегатларын, культиваторларны рәсемнәрдә генә күрә ала иде. Быел алар коры ашламаларны, үсемлекләрне саклау чараларын эретү һәм катыштыру өчен күп функцияле объект – эремә пунктын куллануга тапшырдылар.

«Волга Селект» көнбагыш игүгә махсуслашкан, аның белән ул үзен тотрыклылык запасы белән тәэмин итә. Кешеләр турында сөйләгәндә, монда кадрлар турында кайгырту күз алдында – махсус эш киеменнән алып, эш хакы түләүгә кадәр (ул районда иң югары). Сүз уңаеннан, бу агрофирмада механизаторлар – сезонлы эшчеләр түгел, алар ел әйләнәсе штатта, башка эшләргә җәлеп итеп, аларга сезоннан тыш та эш хакы түләнә.

«Актай» АПК» ҖЧҖ – барлык каршылыкларны үткән, әмма җирләрне дә, кадрларны да саклап калган авыл хуҗалыгы предприятиесе. Монда да булдыклы хуҗалар – бертуган Шугаевларның тырышлыгы зур.  Агрофирмада үсемлекчелек белән дә, терлекчелек белән дә, атлар үрчетү белән дә шөгыльләнәләр. Басуларда барлык агрочаралар циклы үзвакытында уздырыла. Беренчеләрдән булып чәчүне һәм уракны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлыйлар. Ат үрчетүдә алар күпкә ирештеләр – аларның юртаклары абруйлы ярышларда катнашалар. Соңгы елларда агрофирма токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә.

Аксубай универсаль технологияләр техникумы өйрәнүләр хуҗалыгы кырларында эшчәнлекне уңышлы алып бара, параллель рәвештә район өчен механизаторлар әзерли.

– Районда фермер хуҗалыклар елдан-ел колач җәя бара.

– Әйе, җирдә эшләргә теләүчеләргә юл ачык. Бүгенге көндә Аксубай җирендә илледән артык фермер уңышлы эшчәнлек алып бара. Фермерлык эшендә аксакалларның берсе булган – Ильяс Сөләйманов 150 баш терлеккә ферма төзи, аның хуҗалыгында тәүлегенә ике тоннадан артык сөт савалар, ул яңа техникалар сатып алды һәм басуларны уңышлы эшкәртә. Фермер Марат Сафин хәзерге вакытта терлекчелек фермаларын үзгәртеп кору белән шөгыльләнә, кырларда да уңышлы эшли, югары продуктлы таналар үстерә. Марат та, Ильяс та атлар үрчетү белән дә шөгыльләнәләр.

Насыйх Миңнегалиев канаты астындагы фермерлык хуҗалыгы да үсеш ала. Берүк вакытта  терлекләр баш санын да арттыра, кырда да эшли. Хуҗалыкка зур инвестицияләр кертелгән, алар өч программада катнаштылар. Нәтиҗәләр – күз алдында. Монда көн саен бер тоннадан артык сөт савып алалар. Гаилә комплексы төзелгән. Фермаларда механикалаштырылган саву аппаратлары урнаштырылган. Элеккеге фермаларны капиталь ремонтлау дәвам итә, яңа эш урыннары булдырыла.

Районда уңышлы фермерлар арасында Гайфетдин Сыраевны, Алексей Чукинны, Алексей Гуляковны билгеләп үтәргә кирәк. Шулай ук Әлфирә һәм Рәис Шакировлар гаиләсен дә, алар озак еллар фермер хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр, савым сыерлары башын арттыралар, сәүдә эшен дә алып баралар. Аларның җиңел кулы белән уллары Айзат районда эшчәнлекнең яңа юнәлешен – кулланучылар авыл хуҗалыгы кооперативын ачты.

Кыскасы, җир һәрвакыт авылны туендырды. Ә булдыклы кешеләр, шунысы куанычлы, алар арасында яшьләр дә бар, бүген авыл җирлегендә үз эшләрен ачу өчен перспективалар күбрәк булуын аңлый. Без яшьләргә төрле яклап грант программалары белән ярдәм итәбез, барлык органнар һәм тармаклар яңа фермерлар булып теркәлергә теләүчеләргә ярдәм итәргә әзер. Бары район файдасына җирдә эшләү теләге генә булсын.

– Әңгәмә өчен рәхмәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев