Аксубаево
  • Рус Тат
  • Максимовлар «Нечкәбил»дә җиңделәр

    Май аенда «Нечкәбил» республика матурлык һәм гаилә конкурсы старт алган иде.

    Әлеге конкурста Урмандееводан Татьяна Максимова гаиләсе белән безнең районны тәкъдим итте. Конкурсантлар катлаулы берничә ярыш этабын уздылар. Максимовлар финалга чыкты. Йомгаклау бәйгесе гаилә фестиваленең якты кульминацион мизгеле буларак үтте. Татьяна Максимова аның ире, балалары, оныклары һәм ярдәм төркеме, сәхнәдә кешеләрнең гаилә аша рухи берләшүен, шәфкатьлелек, туган якка, аның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт күрсәтеп, уңышлы чыгыш ясадылар.

    Максимовлар җиңүчеләр арасына керде. Татьяна Максимова “Игеклекле” номинациясендә Дипломга, “Санаторий программалары” юлламасы сертификатына, «Татарстан – Яңа гасыр» Республика Иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитетыннан Рәхмәт хатларына һәм күпсанлы бүләкләргә лаек булды. Без Татьяна Максимовадан «Нечкәбил»дә катнашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашуын үтендек.

    – Иң башта мин шуны әйтеп узар идем, уңышларга без миңа ярдәм иткән төркем белән берлектә ирештек. Болар – район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләренең бию төркеме, Урмандеево авыл мәдәният йорты директоры Архип Иванов, хатыны Валентина белән гармунчы Эдуард Ильин, Иске Савруш авыл мәдәният йорты режиссеры Светлана Колесникова.

    Бу уңышка шулай ук, чыгыш ясау өчен чуаш милли костюмнарын тәкъдим иткән Яр Чаллыдан «Карлыгач» фольклор ансамбле, район мәдәният бүлеге, социаль яклау бүлеге, район хастаханәсе җитәкчелеге, Заря поселогыннан күп балалы Липатовлар гаиләсе үз өлешләрен кертте. Югарыда телгә алынган кешеләрнең барысының да катнашуы, булышлыгы һәм бердәмлеге белән без югары дәрәҗәдә чыгыш ясый алдык һәм иң яхшылар буларак танылдык.

    – Бәйге ничек узды?

    – Җиңел булмады. Һәр катнашучыдан, гаилә әгъзасыннан катгый дисциплина, оешканлык таләп ителде. Башка финалчылар ярты ел элек тәкъдим иткән күренешне кабаттан күрсәттеләр. Безгә «Максимовларның борынгы нәселен саклаучылар» дип аталган яңа сценарий буенча чыгыш ясарга туры килде.
    Вакыт тар булганлыктан, 5 минут вакытка сыешыр өчен, репетицияләр барышында миңа күренешкә һәм сүзләргә төзәтмәләр кертергә туры килде. Улларыбыз үз гаиләләре белән Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә яшиләр, өч балабыз Нурлатта коррекцион мәктәптә укый, шуңа күрә алар белән өлешләп репетицияләр ясарга, Интернет аша төзәтмәләр кертергә туры килде. Балалар да, оныклар да, үзләреннән нәрсә таләп ителгән булса, барысын да үтәделәр.

    – Бәйге Сезгә нәрсә бирде?

    – Ярты ел дәвамында берничә конкурс номинацияләрендә катнашып, үз нәселебезнең тарихын тәфсилләп өйрәндем. Тарихка чумып, ата-бабаларыбызның ничек яшәүләрен, шәхес буларак нинди булуларын белдек – бу бик тә кызыклы әйберләр. Ата-бабаларыбызның нинди кешеләр булуын, нинди эшләр белән шөгыльләнүләрен белү, аңлау, тою, үзебезнең борынгы Максимовлар нәселеннән булуыбыз йөрәкләрдә әйтеп бетергесез горурлык хисләре уята.

    Татьяна Максимова һәм Вера Александрова фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: