Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Максим Шевченко: Казанның яулап алынуын матәм көне итәргә кирәк

Әгәр Угра елгасында Кара-каршы тору тәмамлану көнен («монгол-татар изүенең» төгәлләнүе – Т-и иск.) рәсми рәвештә бәйрәм итү турындагы закон проектын хупласалар, ул чагында Татарстанга Казанның Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынуын матәм көне итәргә кирәк.

Россия сәясәтчесе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

Аның сүзләренчә, мондый вакыйгаларны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү Россиядә яшәүче халыкларның бүленүенә китерәчәк һәм аларның бердәмлеген юкка чыгарачак.

«Ул чагында Татарстанда матәм көнен (Казан яулап алынган көн) гамәлгә куйыйк. Республикада матәм көне, бер минут тынлык игълан ителәчәк. Әгәр бездә шундый бәйрәмнәрне билгеләп үтә башлыйлар икән, аңа мин дә кушылачакмын», - дип искәртте Шевченко.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге инициатива авторларын аның илдә милләтара татулык өлкәсендә нинди нәтиҗәләргә китерәчәге бик аз кызыксындыра. Шунлыктан россиялеләрнең барысы да мондый бәйрәмнәрне билгеләп үтү белән килешми.

«Чөнки моннан шовинизм исе аңкый – боларның барысы да мәгънәсезлек һәм бюджет акчаларын әрәм-шәрәм итү. Бу бәйрәмнәр бөтенесе дә бюджеттан акча бүлеп бирү һәм аларны үзләштерү мөмкинлеген аңлата. Аларны моның нинди нәтиҗәләргә китерәчәге кызыксындырмый. Татарлар русларның барысы да шулай уйлый икән дип фикер йөртмәсен иде. Рус кешеләре түгел, ә милләте булмаган «җитәкчеләр» шулай уйлый», - дип сүзен йомгаклады Шевченко.

Моңа кадәр гаммәви мәгълүмат чараларында Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамоновның белдерүе дөнья күргән иде. Аның раславынча, Угра елгасында Кара-каршы тору тәмамлану көнен бәйрәм итүне халык та, хәтта РФ Президенты да хуплый. Соңрак Россия Президенты Администрациясендә бу мәгълүматны кире кактылар.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев