Аксубаево
  • Рус Тат
  • Максат куйдыңмы – иреш

    Безнең көннәрдә спортны үстерү һәм популярлаштыруга зур игътибар бирелә.

    Спорт кешедә характер тәрбияли. Спорт белән шөгыльләнү кешенең ихтыяр көчен ныгыта, дисциплинага тарта. Мөмкинлекләре чикле кешеләр дә спорттан читтә калмый – алар җәмгыять һәм актив гражданлык позициясе алдында киртә тойган кешеләр өчен үрнәк булып торалар.

    Халыкара инвалидлар көне алдыннан безнең хәбәрче җиңүне максат итеп куеп, бар булмышы белән яшәргә һәм камилләшергә омтылган үзенчәлекле кешеләрнең кайберләре белән очрашты.

    Илнар Гафиятов, система администраторы.

    – Синең спорт белән дуслыгың нәрсәдән башланды?

    – Дөресен генә әйткәндә, мин авыру темасына беркайчан да кагылмадым. Бу хакта кабат-кабат искә төшерәсе килми. Тормышыта төрле кешеләр очрый, мәктәптә дә бу хакта сүз кузгатучылар булмады түгел, булды.

    Тик мин моны, бу минем тормышым, дип аңладым һәм, игътибар итмәскә кирәк, дигән сүзләрне күңел түремә салып куйдым. Шулай итеп сыйныфташларымнан калышмаска тырыштым: алар чаба – мин дә йөгерәм! Хәтерлим әле, өченче сыйныфта хоккей буенча ярышлар узды.

    Капкада торган капкачы, алканың аякларына бәрелүеннән зарланып, аның бер-бер артлы керүенә юл куйды. Ул чакта мин физкультура укытучысына үз кандидатурамны тәкъдим иттем, минеке авыртмый дидем, ул бик гаҗәпләнде, сәбәбе турында соңрак белде.

    Шуннан башлап дәресләрдән соң мәктәптә балалар белән спорт мәйданчыгында калу мөмкинлеген беркайчан да кулдан ычкындырмадым. Хәзер дә барлык район ярышларында актив катнашырга тырышам.

    Шахмат, футбол, бадминтон һәм йөзү белән мавыгам. Тренажерлар залына даими йөрим.

    – Киләчәккә планнарың нинди? Спорт активлыгын профессиональ дәрәҗәдә дәвам итү теләгең юкмы?

    – Мин алдагы көнгә планнар, хыялларым турында алдан кычкырырга яратмыйм. Шуны гына әйтәсем килә, хәтта иң авыр чирне дә җиңәргә мөмкин. Иң мөһиме – ышанырга һәм теләргә генә кирәк.

    Алмаз Камилов, шашка һәм шахмат буенча тренер-укытучы

    – Спортка мәхәббәт футболдан башланды. Ишегалды футболында шундый кагыйдә бар – туп кемнең кулында, шул баш. Ә минем тубым бар иде. Шул рәвешле бала вакыттан ук үземнең дусларым пәйда булды һәм безнең дуслык әле дә дәвам итә. Физкультура дәресләрендә башка балалар белән беррәттән шөгыльләнә идем.

    Шулай итеп волейбол белән мавыгып киттем. Студент елларында бары тик укуга өстенлек бирдем. Сентябрьдән кабаттан спорт залына даими йөри башладым, волейбол уйныйм.

    Бигрәк тә уеннарда хөкемдарлык итәргә яратам. Хәзерге вакытта шахмат һәм шашка минем өчен төп спорт төре булып тора. Бала чагымда шахмат уены нигезләрен китап буенча өйрәндем. Ә хәзер балаларны өйрәтәм.

    Үземнең тәрбияләнүчеләремә спорт – ул тормышта үзеңне камилләштерү өчен кирәк булган хәрәкәт, дип гел кабатлап торам. Тормышта югалып калмас өчен көчле рухлы, түзем булырга кирәк. Беркайчан да миннән булмый, мин булдыра алмыйм, дияргә түгел.

    Бернәрсә дә эшли алмаган кешеләр, сине дә шуңа ышандырырга мөмкин. Максат куйдыңмы – ирешми калма.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: