М7 трассасында бензин ташый торган машинаны капланган
Авариянең кичә кич Шәле авылы ягыннан Казанга бара торган яктагы юл борылышында булган.
Татарстанда М7 трассасында бензин ташый торган машина капланган. Аны шаһитлар видеога төшергән. Фаҗига урынында төшерелгән кадрларны социаль челтәр кулланучылары Интернетка урнаштырган.
Видеоның авторы авариянең кичә кич Шәле авылы ягыннан Казанга бара торган яктагы юл борылышында булуын әйтә.
Әлеге кадрларда йөк машинасының юл кырыенда ятканы күренә. Ягулык өлешчә юлга аккан, эшчеләр аңа ком сипкән
Авариянең сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Социаль челтәр кулланучылары фаразлавынча, йөртүче борылышка сыеша алмаган һәм машина ауган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев