Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

"Люблю русскую березу" бәйрәмендә Аксубайда беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп букчалары тапшырдылар

Үзәк паркта узган бәйрәм чарасына беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре, кунаклар, укытучылар җыелды.

Мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен концерт программасы оештырдылар. Артистлар чыгышы ямь өстенә ямь булды. 2020 елның 1 сентябрендә Аксубай районында 266 бала беренче сыйныфка барачак. Шуларның 160ы социаль ярдәмгә мохтаҗ.

“Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе июнь аенда ук старт алган иде. Оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре акция кысаларында иганәчелек ярдәме күрсәттеләр. Букчалар 20 булачак беренче сыйныф укучысына тапшырылды инде. Портфельләр тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев